Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачылар үзләре гаепле

Тукай районы территориясендә 97 бакчачылык ширкәте урнашкан. Хакимияттә аларның эшчәнлегенә кагылышлы киңәшмә узды.

Тукай районы бакчачылар ассоциацисе 2014 елда барлыкка килде. Дмитрий Волков ассоциацияне 2019 елдан бирле җитәкли. Хәзерге көндә ассоциациядә 30дан артык коммерцияле булмаган бакчачылык, яшелчәчелек ширкәтләре төркәлгән. Дмитрий Волков чыгышыннан күренгәнчә, устав нигезендә ассоциацияне төзүнең төп максаты – бакчачылык һәм дача берләшмәләре алып бару өчен уңай шартлар тудыру, мәгълүмати ярдәм күрсәтү, СНТ хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, күргәзмәләр һәм ярминкәләр оештыру, грантлар һәм субсидияләр алуда ярдәм күрсәтү, гомуми җыелыш карарларын үтәү, эшчәнлек алып барганда юридик ярдәм оештыру. 
Янгын күзәтчелеге эшчәнлегенең район бүлеге башлыгы Александр Сухорук сүзләренчә, Яр Чаллы шәһәре янындагы бакчачылык ширкәтләрендә узган ел 92 янгын чыккан. Иң күп янгын «Дизелист» һәм «Ивушка» СНТларында теркәлгән, биредә бишәр очрак. Бер кеше янгыннан һәлак булган, алтысы зыян күргән. 2020 ел башыннан бирле районда 21 янгын теркәлгән булса, шуның өчесе СНТ территориясендә килеп чыккан. Янгыннарның төп сәбәпләре – электр җиһазлары һәм мичләр кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.
– Тукай районында янгыннарның яртысы бакчачылык ширкәтләренә туры килә. Статистика бик аянычлы. Яңа бакча сезонында янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җаваплырак карарга кирәк, – дип кисәтте Александр Сухорук. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров бакча сезоны башланганчы рейд уздырырга тәкъдим итте. 
Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге башлыгы Владимир Елисеев чыгышыннан күренгәнчә, Тукай районы территориясендә 59 меңнән артык бакча участогы бар. Узган ел дәвамында бу участокларда 76 җинаять кылынган. Шуларның 49ы – дача йортларын басу белән бәйле. Иң күп җинаять «Турбина», «Йолдыз», «Автозаводец» ширкәтләрендә кылынган. Җәйге чорда «Ассорти» һәм «Прибрежный» ширкәтләре идарәсендәге сейфлардан акча урлау очраклары теркәлгән. Бу җинаятьләр ачылмаган. «Әлеге кырын гамәлләрнең төп сәбәбе – мөлкәтләрне тиешенчә саклауны оештырмау», – диде ул. Автомат шлагбаумнар да мөлкәтне саклауга яраклы түгел. Һичшиксез, каравылчылар кирәк. 
Тукай районы прокуроры Айрат Галимәрдәнов ике ширкәттә идарәдәге сейфлардан акча урлау очрагына кайтты. Берсендә 132 мең сум урланган булса, икенче бакчачылыктан 800 мең сумнан артык акча юкка чыккан. «Бу взносларны ширкәтнең исәп-хисап счетына кертергә теләмәүнең нәтиҗәсе», – дип кисәтте Айрат Галимәрдәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев