Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачыга киңәшләр

Помидор яфракларына гөмбәчек инфекциясе эләкмәсен өчен, 10 литр суга бер стакан тоз салып сибегез.

Карлыган куагына ашлама сыйфатында көл кулланыгыз. 10 литр суга бер кушуч салып эретегез дә куак төбенә сибегез. Көлдә калий да, фосфор да бар. 

- Кыярны авырулардан саклау өчен 1 чиләк суга 1 литр майсыз сөт белән 20 тамчы йод салып болгатырга. Атнага бер тапкыр профилактика максатыннан сибәргә кирәк. Яшел сабын да өстәргә була.

- Помидорда фитофтора авыруы булмасын дисәгез, профилактика өчен, бордос сыекчасы кулланыгыз (ун өлеш суга бер өлеш). Моның өчен август аен көтеп торырга кирәкми, июнь аеннан ук сибә башларга була. Помидор куакларына гына түгел, теплица өслекләренә дә сиптерә аласыз. Фитофтораны булдырмаска сарымсак суы да булыша. Бер стакан ваклап туралган сарымсак тырнагына 10 литр су салып, берничә көн тотасы. Аннары бер чиләк суга 500 мл концентрат кушып, һәр ун көн саен сибәсе. Помидор яфракларына гөмбәчек инфекциясе эләкмәсен өчен, 10 литр суга бер стакан тоз салып сибегез. Тозлы су яфракларда саклагыч элпә барлыкка китерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев