Якты юл
  • Рус Тат
  • Бакчачы нинди – алмасы шундый 

    Тукай районы территориясендә 97 бакчачылык ширкәте бар. Без аларның берничәсендә булып, бакчачылар белән аралаштык.

    «О-о, «Якты юл»! Беләм мин сезнең газетаны, укыганым бар, – «Шилнә» бакчачык ширкәте рәисе Җәлил Фатыйхов безне шундый сүзләр белән каршы алды. – Мин сезне кемгә алып барырга кирәклеген беләм, – диде ул бик ышанычлы итеп. – Сезне хәзер бик лаеклы кешеләр белән таныштырам. Ирек һәм Лариса Төхвәтуллиннар 1988 елдан бирле безнең ширкәттә. Интеллигентлар гаиләсе, үзләре бар гомерләрен педагогикага багышлаган, ике уллары һәм киленнәре мәгариф өлкәсендә эшлиләр. Узган ел аларны Казанга ТР Президенты янына укытучылар династияләрен хөрмәтләү тантанасына чакырдылар. Участокларына да карап туймаслык аларның. Хәзер үзегез дә инанырсыз».
    Идарә бинасыннан Төхвә-туллиннар участогына барганда Җәлил Әмилевич тагын сөйләп китте: «Ирек Шәфыйкович активлыгы белән аерылып тора. Әйтик, 9 Майда ул ширкәттәге балаларны җыеп, «Үлемсез полк» акциясенә алып чыкты. Баянда матур уйный, җырлый, балалар белән дә, өлкәннәр белән дә уртак тел таба белә ул. Хатыны Лариса Гаязовна да бик ачык кеше».
    Килүебез Төхвәтуллиннар өчен көтелмәгән булганга, алар башта бераз каушабрак калдылар. Җәй көне бакча мәшәкатьләре болай да баштан ашкан, җитмәсә, монда көтелмәгән кунаклар! Төхвәтуллиннар бик тыйнак кешеләр дә булып чыкты. «Безнең турыда нәрсә язарга була инде? Гап-гади кешеләр. Бездән лаеклыраклар да күп бит», – диделәр алар. 
    Җәлил Әмилевич хаклы булып чыкты: Төхвәтуллиннарның бакча участогы күзләрне иркәли, биредә чәчәкләр дә бар ихатага ямь биреп утыра, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш агачлары да үз урынында. 
    – Ирек белән без инде 40 елдан артык бергә яшибез. Студент елларында танышкан идек. Икебез дә Алабугада педагогия институтында укыдык. Институтка кергәндә Ирек инде армиядән кайткан булган. Мин исә бу уку йортына мәктәпне тәмамлагач ук килдем. Әнием медик иде, минем дә табиб буласым килде. Ләкин әни бу уемнан кире кайтарды. «Кызым, сиңа укытучы булырга кирәк. Эше яхшы, җәй көне ике ай ял итәсең, безгә кайтырсың, бакча үстерерсең, – диде ул. – Менә шулай, әнием киңәше белән мин укытучы һөнәренә бардым», – дип елмаеп искә ала Лариса Гаязовна ул чакларны. 
    Чаллыга Төхвәтуллиннар 1982 елда килеп урнашалар. Беркөнне Ирек Шәфыйкович хатынына: «Бөтен дусларыбыз бакча участоклары ала, әллә без дә уйлап карыйбызмы?» – ди. Алырга карар итәләр. Икесе дә тумышлары белән авылдан, эштән курыкмыйлар. Башта, әлбәттә, авыррак була. Бакчага кечкенә балаларын кулларына алып, халык белән шыгрым тулы автобуста йөриләр. Тора-бара җайлашалар. Ирек Шәфыйк улы үз куллары белән бакча йорты, мунча төзи. Соңрак аларга күршеләре үз участокларын сата, территория киңәя. Лариса ханым бүген лаеклы ялда, ә Ирек Шәфыйкович әле 25нче мәктәптә технология укытучысы булып эшли. 
    – Соңгы елларда минем җирләремне «басып алдылар». Элек яшелчә утырткан урынга спорт мәйданчыгы төзеп куйдылар, газон ясадылар. Идеяне улларыбыз Илһам һәм Булат бирде, әтиләре хуплады. Ирек безнең иң баш кеше, аның сүзеннән башка участокта берни дә эшләнми, – дип дәвам итә Лариса ханым. – Мин дә каршы түгел инде, оныкларыбыз һәрвакыт безнең янда, аларга уйнау өчен урын кирәк. Улларыбыз, киленнәребез яныбызга килеп йөргәнгә бик сөенәбез. Үзебезгә генә бакчаны тоту бик авыр булыр иде». 
    Төхвәтуллиннар участогында мәртүшкә белән каен җиләгенә кадәр бар. «Алар шулхәтле азды, мин инде аларны бераз киметергә дә уйлыйм», – дип сөйли Лариса Гаязовна. Чәчәкләрнең дә ниндиләре генә юк монда – гортензия, флокс, петуния...
    – Гадәттә петуниянең үсентесен сатып ала идем. Быел орлыктан үстереп карарга уйладым. Мәшәкатьле эш, әлбәттә. Ләкин үсүен күзәтү бик күңелле. Быел ремонтант җиләк үстереп карарга булдым. Үсеп китте, көзгә беренче җимешләре белән сыйлар дип уйлыйм. Ел саен пекин кәбестәсе үстерә идем, ләкин быел аңа нидер ошамады, үсә алмады. Берничә сорт виноградыбыз бар. Ә калганнары гадәттәгечә: кишер, сарымсак, бәрәңге. Үстергән уңышыбыз үзебезгә дә, балаларга да җитә. Артыгын күршеләргә, танышларга да таратабыз. Элегрәк мин экспериментлар үткәрергә ярата идем, хәзер тикшерелгән сортларны кулланырга тырышам, күп орлыкларны үзем ясыйм, – дип бакча эшләре турында бик яратып сөйли Лариса Гаязовна.
    Төхвәтуллиннарның өч оныклары бар – Билал, Сәидә, Зарина. «Үлемсез полк»ны оештыру идеясен 9 яшьлек Билал уйлап тапкан. 
    – Туганнарыбыздан алты кеше сугышта катнашкан. Билал 9 Май җиткәнче алдан ук бәйрәмгә әзерләнә башлады. «Мин дә бит бабайларның портретын тотып урамнан үтәргә тиеш», – диде ул. Без аның сүзен күтәреп алдык, шарлар тотып, бабайларның портретларын алып ширкәт урамына чыктык. Безгә күрше балалары кушылды. «Сез Алла бабай янына киткәч, бакчаны миңа калдырырсыз, мин аны ташламаячакмын», – ди Билал. Без бик шат. Яраткан эшеңне дәвам иттерүчеләр булганда ничек сөенмисең!» 

     / Гөлназ таипова фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: