Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакча йорты һәм мунча янган

1 декабрь көнне бердәм диспетчерлык хезмәтенә «Турбина» бакчачылык җәмгыятенең бер йортында янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Янгын нәтиҗәсендә йорт хуҗасы тән җәрәхәтләре алган – аркасы, аяклары, куллары пешкән. Аңа тиз арада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән. Ут чыгуның сәбәбе – мичне тиешледән артык җылыту, дип белдерә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов.
2 декабрь көнне янгын сүндерүчеләр Әҗмәкәй авылындагы шәхси участокларның берсендә мунча яну турында хәбәр алалар. Хуҗалар өйдә булмый. Илнар Мифтаховның сүзләренчә, алар Лениногорск районында теркәлгәннәр, үзләре Казан шәhәрендә яшиләр. Бәхеткә, янгында зыян күрүчеләр юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев