Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакча йортлары яна

Бакча йортлары яна

«Весна-2» бакчачылык ширкәтендә булган янгын бер йортны бөтенләй юкка чыгарды, икенчесенә дә шактый зыян салды. Янгын чыгуга сәбәпче булган йортның хуҗабикәсе ул көнне территориядәге корыган үләннәрне өй эчендәге мичтә яндырырга уйлый. Тавыш ишетеп ишегалдына чыкса, төтен торбасыннан ут үрләгәнен күреп ала. Торба түбә такталарына якын урнашкан булган, бу исә ут кабуга китергән. Хуҗабикә башта янгынны үзе сүндермәкче була, аннары 112 хезмәтенә шалтырата. 
15 майда «Прибрежный» бакчачылык ширкәтендә янгын чыга. Биредә ике катлы бакча йортына ут каба. Хуҗалар шәһәрдә яши, быел әле бакчаларына беренче мәртәбә генә килгән булалар. Урамда йөргәндә өйдә ут кабызып калдыралар. Электрүткәргеч-ләрнең төзек булмавы аркасында өйнең стенасына ут каба. 

/ Фото күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев