Бакча йортлары ник яна?
Елның яңгырлы булуына карамастан, район территориясендә урнашкан бакчачылык ширкәтләрендә янгын чыгу очраклары артты. Билгеле, бу халыкның яшәешенә куркыныч тудыра. Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев әлеге мәсьәләнең сәбәпләрен ачыкларга һәм ныклы контрольгә алырга кушты.
2019 ел башыннан бакчачылык ширкәтләрендә 26 янгын очрагы теркәлде. «Дизелист» һәм «Ивушка» бакчачылык ширкәтләрендә 4 янгын, «Весна-2», «Прикамье» да 2 янгын теркәлгән. «Восход», «Дружба», «Родник», «Зеленые горки», «Транспортник», «Тогаево», «Турбина», «Ордиушка», «Весна-1», «Риз-1», «Силикатчик» бакчачылык ширкәтләрендә 1әр янгын чыккан. Әлеге янгыннардан 1 кеше зыян күрде. Белгечләр фикеренчә, янгыннарының төп сәбәпләре – мич кызу, электр үткәргечләренең төзек булмавы, бакчачыларның ут белән саксыз эш итүләре.
Бүген бакчачылык ширкәтләрендә эшләр ничек тора? Моны ачыклар өчен бакча йортлары буенча рейд узды. Анда Тукай районы буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Артем Асеев, бакчачылар ассоциацяисе рәисе Дмитрий Волков, ҖЧҖ «Тукай район электр челтәрләре»ендә электр энергиясе сыйфаты буенча инженер Павел Флягин һәм редакция корреспонденты катнашты.
Беренче тукталыш – «Рассвет» бакчачылык ширкәте. Беренче үк йортка керәбез. Йорт 30 ел элек төзелгән, дип таныштырды хуҗа Ришат Камалетдинов. Инженер урында ук кимчелекләрне атады – мунчага электр дөрес үткәрелмәгән. Ишек ачылып ябылганда, үткәргечнең тышлавына зыян килергә мөмкин. Бар каралты-курасын үз кулы белән төзегән хуҗа моңа игътибар бирмәгән булмаган.
«Калинка» ширкәтендә Антон Алексеевның йортының беренче катында – мунча, икенче катында йокы бүлмәсе урнашкан. Инспектор, мунча миченең төзелеше нормаларга туры килмәгәнен билгеләде. Мич торбасы стена эчендә калган – аның төзеклеген яки кызганын берничек тә контрольдә тотып булмый. Белгечләр, мичләрнең артык кызып китү яки агач белән терәлеп тору аркасында янгын очракларының күп булуын искәртә.
Бакчачылык ширкәте рәисе Сергей Рыбаков сүзләренчә, кайбер хуҗалар бакча йортында ел әйләнәсе яши. Бу йортлар газлаштырылмаган, электр ярдәмендә җылытыла. Еш кына бер чыганакка берничә электр җиһазы тоташтырыла. Нәтиҗәдә, электрүткәргечкә көчәнеш арта – ут каба
«Прикамье» ширкәте рәисе Хәлил Гарипов сүзләренчә, бакча сезоны башлануы белән ял итүчеләр шашлык пешерә, мунча яга башлый. Кызганыч, саклык чараларын үтәмәгәндә, болар барысы да күңелсез нәтиҗәгәргә китерергә мөмкин.
Бәхеткә, бу ширкәттә без мич һәм электр хуҗалыгын тәртиптә тотучы хуҗаларга да юлыктык. Мич торбасы кирпеч белән әйләндереп алынган, агач җиһазларга якын тормый. Электрүткәргечләр дә яңартылган.
Иң күп янгын очраклары «Ивушка» ширкәтендә. 1980 елда төзелгән йортта безне Игорь Рыбаков каршы алды. Инженер йортта электр үткәргечләренең төзек булмавын һәм аларны алмаштырырга кирәк икәнен әйтте. Йорт хуҗасы үзләренә янгын куркынычы янавын абайламаган. «Күзгә күренеп торган төзексезлек булмагач, бар да тәртиптә дип йөри идем», – ди ул
Белгечләр янгын килеп чыкмасын һәм янгын күрше корылмаларга таралмасын өчен, электр хуҗалыгына даими рәвештә ревизия ясарга, иске үткәргечләрне, шулай ук изоляциясе бозылган үткәргечләрне алыштырырга кирәклеген искәртә. Мунча яккан очракта, мич торбаларын даими чистартып торырга, шулай ук мичләрнең һәм төтен торбаларының төзеклеген контрольдә тотарга кирәк. Мич торбаларын агач конструкцияләрдән һәм башка ягулык материалларыннан ерактарак тотарга кирәк. Тагын бер киңәш – мичкә якканда кабызу сыеклыкларын куллану тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев