Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакча сезоны ачыла

Тиздән бакча сезоны ачыла. Быел районда аны ничек оештырачаклар? Бу сорауга без Тукай районы бакчачылар ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков белән ачыклык керттек.

Бүгенге көндә район территориясендә 97 бакчачылык ширкәте исәпләнә. Соңгы елларда Татарстанда бакчачылык ширкәтләрен тәртипкә китерүне өлешчә финанслау буенча программалар кабул ителде. Ул инфраструктура объектларын ремонтлауны күздә тота. Программаның асылы шунда – бакчачылык ширкәте тарафыннан тотылган 1 мең сумга республика тагын 2 мең сум өсти. Бу үзара салым программасын хәтерләтә.
– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге карары нигезендә, субсидияләр электр тапшыру линияләрен, комплект трансформатор җиһазларын, электр энергиясен автоматлаштырылган контрольдә тоту һәм исәпкә алу системасын, су белән тәэмин итү һәм эчке юллар системасын ремонтлаган чыгымнарны каплау өчен бирелә. Бу бик отышлы, – ди Дмитрий Волков. 
Әлеге программа икенче елын эшли. Узган ел, мисал өчен, «Весна-2» бакчачылык ширкәтендә 3 млн. сумга суүткәргеч төзекләндерелгән. Ә «Дружба»га илтүче юлга вак таш түшәлгән.
– Файдасын күргәч, бу бакчачылык ширкәтләре әлеге программада тагын катнашырга тели, – дип сөйли Дмитрий Николаевич. Быел 35 бакчачылык ширкәте дә республика программасына керергә теләк белдергән. 
Юлларга килгәндә, 2019 елда Тукай районында урнашкан «Иволга», «Малиновка», «Дубравушка», «Лукоморье» бакчачылык ширкәтләре юллары республика программасы буенча янартылачак. «Чулпан», «Ромашка-1», «Автозавод» ширкәтләренә керү юллары, «Чулман», «Дружба», «Тополя», «Лазурный», «Бумажник» ширкәтләрендә трансформатор җиһазларын яңарту планлаштырыла.
– Шулай ук санитар-экология икеайлыгы кысаларында бакчачылык ширкәтләрен тәртипкә китерү, чистарту буенча эш алып барыла, – дип ассызыклый Дмитрий Волков.
Бу – рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерү, куакларны һәм агачларны кисү. Әлеге эш ширкәтләр эчендә генә түгел, территория чигендә, урман яннарында да башкарыла.
Быел бакча сезонында янгын куркынычсызлыгына да игътибар зур булачак, – дип кисәтә бакчачылар ассоциациясе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев