Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакча бар. Хуҗасы бармы?

Мәктәп яны территорияләре – авыл җирлекләренең көзгесе. Район башлыгы Фаил Камаев аларда тәртип булдыруга, карап тотуга аеруча игътибар итәргә чакырды. Мәктәп ишегаллары культура үрнәге булырга – чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үсергә тиеш, диде ул. Без, урыннарга чыгып, бу эшнең куелышына күз салдык.

Гомуми белем бирү учреждениеләре белем бирүдә һәм укытуны оештыруда санитар-эпидемиология таләпләре нигезендә эшли. Бу эшчәнлек РФ баш дәүләт санитар табибының 2010 елның 29 декабрендәге 2.4.2821-10 СанПиН раслау турында 189нчы санлы карары нигезендә башкарыла. Мөhим документның өченче бүлегендә – мәктәп яны территорияләренә кагылышлы таләпләр.
Беренче тукталышыбыз Бәтке мәктәбе. Уку йортының территориясе зур – 2 гектар чамасы. Бирегә килеп керүгә үк чәчәккә күмелгән түтәлләр күзгә ташлана. Бордюрлар акка буялган. Агартылган агачлар ерактан күренеп, үзенә җәлеп итеп тора. Безне мәктәп директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Альбина Гайнатуллина каршы алды.
– Мәктәп яны территориясен яшелләндерүгә зур игътибар бирәбез. Ел да иң купшы чәчәкләрне утыртабыз. Бу эшне башкаруга, әлбәттә инде, укучыларыбызны да тартабыз, – диде ул.
Мәктәптә җәйге практика үтү гамәлдә. Укучылар каникуллар вакытында график буенча мәктәп бакчасына килеп эшли.
– 3 июньнән практика үтәм. Көн дә килеп түтәлләргә су сибәбез, чүп үләннәрен утыйбыз. Бер дә авыр түгел, көнгә өчәр сәгать эшлибез. Яңа уку елына менә шулай мәктәпне әзерлибез, – ди 13 яшьлек Евгения Михайлова. 
Калган укучылар да шул фикердә. Ә иң мөhиме – балаларның мәшгульлеген ата-аналар хуплый. Алар да уку йортының территориясен төзекләндерү, чистарту эшендә катнаша. Аеруча үлән чабуда ата-аналар активлык күрсәтә.
– Балаларыбыз эшләп үсәргә тиеш. Үзләре көч куеп үстергән ризыкны үзләре үк авыз итәләр. Аннары мәктәп яны территориясен тәртиптә тоту аларда хезмәткә уңай караш тәрбияли, – диләр алар.
Мәктәпнең бар территориясен дә әйләнеп чыктык. Хоккей корты уку йортыннан сул якта урнашкан. Ул да тиешенчә караулы. Үләннәр чабылган. Чүп контейнерлары бар, капкачлары ябык. Кызганыч, авыл яшьләре кичләрен бирегә килеп күңел ача, чүп өемнәрен калдыра. Ә укучы балалар иртән килеп алар артыннан җыештырырга мәҗбүр. Әлбәттә, видеокамералар булса, мондый башбаштаклыкка чик куеп булыр иде. 
Мәктәп янында 1 гектар җирне биләгән бакча да бар. Түтәлләр күз явын алырлык матур. Рәтләре тигез. Бары тик белешмә-маркировкалары гына юк. Әйтик, нәрсә утыртылган, нинди сорт, җаваплы кеше кем? Аны да тиздән урнаштырачакбыз, ди мәктәпнең администрациясе.
– Мәктәп бакчабызда 11 алмагач, 4 төп карлыган, 4 груша, миләш, каштан агачлары үсә. Быел язын чыршы үсентеләрен да утырттык, – ди бакча участогы җитәкчесе Венера Ибраhимова. 
Чираттагы тукталыш – Круглое Поле мәктәбе. Биредә, Бәткедән аермалы буларак, кайбер җитешсезлекләр күзгә ташлана. Мәктәп яны территориясендә чәчәкләр берән-сәрән утыртылган, алары да шиңгән – су сибүче юк. Бордюрларны да мәктәп алдында гына буяганнар. Бакчалары да «янып тормый». Биредә «кул җитмәгәнлек» күренеп тора. Түтәлләр коп-коры, хәтта урыны белән катып чатнаган урыннары бар. Круглое Поле мәктәбе директоры Надежда Гуфранова болай ди:
– Мәктәп яны территориясендә hәм участокларында эш башкарыла. Күптән түгел бер кат үләнне чаптык. Мәктәптә имтиханнар барганда тавышланырга ярамый, шуңа күрә бу эшләрне әлегә туктатып тордык. Шушы көннәрдә аны дәвам итәчәкбез, бар да тәртиптә булачак.
Биклән мәктәбенә юл тоттык. Мәктәп яны территориясендә бордюрлар ак буяу белән тулысынча буялган. 
– Яңгырлар еш яуганга, буяу әкренләп куба башлады. Андый урыннарын шунда ук кабаттан буяп барабыз, – ди мәктәп директоры Айрат Ибраhимов. Мәктәп яны шау-гөр чәчәктә утыра. Бакчаларында 10ышар түтәл чөгендер, кишер үсә. Кабак, кәбестә түтәлләре дә бар. Суган белән бәрәңге дә үсеп киткән. Бер чүп үләне дә күрмәссең!
– Чүп үләннәреннән черемәләр ясыйбыз. Аны ашлама итеп кулланабыз. Үләннәрне укытучылар белән бергәләп чабу традициягә әйләнде. Аларга да, укучыларга да, ярдәм иткән ата-аналарга да рәхмәтем зур, – ди Айрат Салихович.
17 июньнән башлап районның мәгариф бүлеге белгечләре барлык мәктәп яны территорияләрен тикшерә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев