«Бакча амнистиясе»: кем ота, ә кем оттыра?
Россия тарихында «бакча амнистиясе»н инде өченче тапкыр озынайталар.
Бакчачылар өчен куанычлы хәбәр – халык телендә «бакча амнистиясе» дип йөртелгән күчемсез милек объектларын гадиләштерелгән формада теркәүне 2020 елның 1 мартына кадәр күчерделәр. Россия тарихында «бакча амнистиясе»н инде өченче тапкыр озынайталар. Шушы вакыт эчендә Россиядә 3,5 миллион йорт һәм 7 миллион җир кишәрлеге рәсмиләштерелгән. Татарстан буенча 700 меңнән артык күчемсез милек теркәлгән.
Ләкин 13 эл эчендә җирләрен теркәргә вакыт таба алмаучылар да бар икән әле. Аларны киләчәктә зур штрафлар көтә. Рәсмиләштерү процессы да катлауланачак. Рәсми булмаган йортларны бөтенләй сүттерергә мөмкиннәр, дип кисәтә хакимият органнары. Ләкин безнең халык курка торганнардан түгел. Барлык җирләрнең 1/3е әле дә теркәлмәгән. Күчемсез миллекне ничек рәсмиләштерергә? «Бакча амнистиясе»нең халыкка нинди уңай ягы бар? Бу һәм башка сорауларга күчемсез милек буенча менеджер Айтуган Шәрәфиев җавап бирде.
– Зур штрафлар белән куркытып торсалар да, ни өчен кеше әле дә җирләрен, йортларын рәсмиләштерергә ашыкмый?
– Җирне, йортны теркәмәүнең бер уңай ягы бар – кеше аның өчен салым түләми. «Бакча амнистиясе»н озынайтучыларның берсе – Павел Крашенинников (Дәүләт төзелеше һәм канунчылык буенча Дәүләт Комитеты рәисе. – Авт.) та үз чыгышында, безнең төп максатларның берсе – халыкка үз җире өчен салым түләтү, дигән иде. Ләкин җирне теркәмәүнең тискәре яклары күбрәк. Әйтик, хуҗа әлеге җирен (йортын) сата, бүләк итә, балаларына васыять итеп калдыра, иминиятләштерә алмый. Андый йортка «пропискага» кертү, хәтта газ кертү дә тыелган. Шуңа күрә «бакча амнистиясе» вакытын кулдан ычкындырмыйча, җирне (йортны) рәсмиләштерергә киңәш итәр идем мин.
– «Бакча амнистиясе» кемнәргә һәм нинди җирләргә кагыла?
– Ул ниндидер сәбәпләр аркасында теркәлмәгән шәхси һәм бакча йортларына, җир кишәрлекләренә кагыла.
– Нинди оешмалар «бакча амнистиясе» белән шөгыльләнә, ягъни документларны кая тапшырырга кирәк булачак?
– Хәзер «бакча амнистиясе» белән бәйле барлык сорауларны да МФЦ (күпфункцияле үзәк) яки Росреестр (дәүләт теркәү хезмәте) хәл итә. МФЦ Казанның һәм Татарстанның һәр районында бар.
– Хәзерге вакытта җир кишәрлегендә йорт төзү өчен нишләргә кирәк?
– Элек моның өчен җирле үзидарәдән төзелеш өчен рөхсәт алырга кирәк иде. Хәзер аны бетерделәр. Сезгә бары тик «йорт төзи башлыйбыз» дигән белдерү кәгазе (уведомление) генә тапшырырга кирәк. Ул кәгазь яки электрон вариантта булырга мөмкин. Әлеге процедура тулысынча бушлай. Документны тапшыргач, алар сезгә җиде эш көне дәвамында җавап бирергә тиеш. Шушы вакыт эчендә җавап килми икән, сез төзелешне башлый аласыз. Әлеге рөхсәт ун елга кадәр гамәлдә була. Йорт төзелеп беткәч, бер ай эчендә «төзелеш тәмамланды» дигән тагын бер белдерү кәгазе җибәрәсез. Аңа кадастр инженеры төзегән техник план да беркетелергә тиеш. Сезгә 12 көн дәвамында Бердәм дәүләт хокук реестры (ЕГРН) әлеге объектның хуҗасы булуыгызны дәлилли торган өземтә (выписка) әзерли. Шул ук вакытта йорт алдан җибәрелгән белдерү буенча төзелгәнме икәнен тикшерәләр.
2018 елның 4 августына кадәр төзелә башлаган объектларны теркәү башкачарак бара. Бу очракта белдерү кәгазен бер тапкыр – төзелеш беткәч кенә тапшырасың. Чөнки 2018 елга кадәр төзелеш өчен таләпләр башка иде. Әлеге теркәү кагыйдәләре гараж, мунчаларга кагылмый. Аларны теркәү элеккечә калды. Ягъни әзер техник план белән Росреестрга киләсез дә, аларны сезгә теркәп бирәләр.
Җирне теркәү шартлары гадиләштерелде. Иң башта аның чикләрен билгеләргә, ягъни территорияне межалау эшен башкарырга кирәк булачак. Әлеге хезмәт 4000 сум тирәсе. Күршеләрнең рәсми рөхсәте дә мөһим әйбер. Менә шушы документларны җыйганнан соң гына сез җирегезне теркәтә аласыз.
– Йорт төзегәндә, кайбер кагыйдәләрне дә исәпкә алырга кирәк бит әле...
– Торак йорт 20 метрдан яки өч этаждан биегрәк булырга тиеш түгел. Әйтик, алдан җибәрелгән планда ике этажлы йорт күрсәтелә икән, ә чынлыкта участокта танхаус – күпфатирлы йорт тора ди, аны сүтәргә яки үзгәртеп төзергә кушарга мөмкиннәр. Йорт участокның алгы читеннән – 3 метр, ян-якларыннан – 1 метр, арттан 5 метр ераклыкта урнашкан булырга тиеш. Бу – Казан буенча булган таләп. Торакның мәйданы чикләнмәгән.
– Торак йортка үзгәрешләр кертелгән очракта, әйтик, пристрой төзегән вакытта нишләргә?
– Бу вакытта шулай ук җирле үзидарәгә белдерү кәгазе җибәрәсез. Йорт нинди дә булса таләпләргә туры килми икән, сезгә аны теркәргә рөхсәт бирмәячәкләр. Бу очракта башта әлеге җитешсезлекне бетерергә кирәк. Аннан кабат белдерү кәгазе җибәрергә туры киләчәк. 2018 елның августына кадәр йортны үзгәртеп-кору өчен рөхсәт алырга кирәк иде. Шуның өчен дә теркәүдән баш тарта алалар. Бу очракта судка мөрәҗәгать итәсе була.
– Берара интернетта, хәзер теплицаларны да теркәргә кирәк икән, дигән мәгълүмат чыкты. Бу дөресме?
– Бары тик күчемсез милекне генә рәсмиләштерергә кирәк. Гади поликарбонаттан яки пленкадан ясалган, теге яки бу урынга сүтеп, җайлы гына күчереп булган теплицалар күчемсез милек дип саналмый. Ә менә төбе җиргә нык беркетелгән, таш нигезле теплицаларны теркәтергә мөмкиннәр.
– Нинди документлар сине йортның хуҗасы буларак күрсәтә?
– Бердәм дәүләт хокук реестрыннан алынган өземтә (выписка) кешенең әлеге объектка хуҗа булуын күрсәтә. Әгәр дә җир кишәрлеге рәсмиләштерелмәгән булса, сатып алу договоры яки васыятьнамә дә җитә.
– Документларны югалткан очракта нишләргә?
– Сатып-алу договоры элек төзелгән булып, хәзер югалган очракта, Росреестрга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге договор алар архивында саклана. Аны алу өчен Росреестрга гариза язасың да, алар сиңа документның күчермәсен тапшыра. Тормышта төрле хәлләр була. Кеше көтмәгәндә үлеп китәргә мөмкин. Ул җир кишәрлеге яки йортның кемгә каласы хакында васыятьнамә язарга да өлгерми, җиргә (йортка) документлары да югалган, ди. Бу очракта аның балалары, нотариус белән берлектә, Росреестрга ата-анасының күчемсез милке бармы дигән сорау (запрос) җибәрергә тиеш. Росреестр үз чиратында сатып-алу договорының күчермәсен тапшыра.
Кулда бернинди дә документ булмаска, җир инде бик күптәннән бирелгән булырга мөмкин. Бу очракта җирле үзидарәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар хуҗалык алып бару кенәгәсеннән (похозяйственной книги) сезнең чыннан да бу җирнең хуҗасымы икәнен карап әйтә ала. Кенәгәдә язылмаган икән, сезгә ул җирне сатып алу мөмкинлеге бирәләр.
– Кайбер кешеләр, җирне (йортны) рәсмиләштерү артык кыйммәткә төшә, ди. Шуңа да бу эшкә алынырга куркып торалар.
– Күчемсез милекне теркәү өчен, кешегә дәүләт салымы түләргә кирәк булачак. Аның бәясе – 350 сум. Кадастр инженеры хезмәтләре Казан буенча якынча 5000 сум. Бер караганда, зур сумма да түгел инде, ләкин пенсионерларның кесәсенә сугарга мөмкин.
– Кадастр инженерын белдерүләр аша, әллә таныш-белеш тәкъдиме белән сайларгамы?
– Татарстан Республикасының Росреестр сайтында ай саен кадастр инженерларының рейтингы бастырыла. БТИ (техник инвентаризация бюросы) оешмасы да техник план төзү белән шөгыльләнә. Мин шул оешмалардан сайларга киңәш итәм. Күчемсез милекне әлеге белгечтән башка рәсмиләштереп булмый. Аның ни дәрәҗәдә профессионал булуыннан сезнең эшегез тизрәк һәм җайлырак барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев