Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачылык ширкатендә бәйрәм булды

“Весна” бакчачылык җәмгыятендә балалар өчен сезонны ачу бәйрәме гөрләп үтте.

Бу бакчачылар ширкате Тукай районының бай тарихы һәм традицияләре булган бакча җәмгыятьләренең берсе. Ул 1988 елда оештырылган. Бакчачылар быел яңа җитәкче сайладылар, шулай ук бакчачылык җәмгыятенең идарәсенә яңа әгъзалар да сайланды.

Биредә җирләр кардан ачылуга эшләр башланды, “Весна” янындагы комлыкны реконструкцияләү дәвам итә. “2023 елга дача сезонын ачу” ачу бәйрәме онытылмаслык булды. Анда өлкәннәр дә, балалар да актив катнашты. Аниматорлык эшен һәм конкурсларны оештыруны Елена Нуримөхәммәтова җитәкчелегендәге креатив агентлык үткәрде. Бәйрәм күңелле, кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Балалар һәм аларның әти-әниләре иңгә-иң куеп спорт конкурсларында катнаштылар, бию номерларында бакчачылар бер-берсе белән якыннанрак таныштылар, яңа танышлар һәм дуслар таптылар. Бу чараның максаты: бакчачыларны берләштерү, аларны бакчачылык ширкатендә актив тормышка җәлеп итү.

Илгиз Шәяхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев