Бәйрәмнәр белән, хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителү көне белән ихлас күңелемнән котлыйм.
Халыклар бердәмлеге гомер-гомергә Россиянең төп милли көче булды. Халыклар, мәдәниятләр, диннәр бердәмлеге – илебездә тынычлык һәм татулык нигезе ул. Бүген районыбызда күпләгән милләт вәкиле татулыкта гомер итә, кулга-кул тотынып район үсешенә өлеш кертә. Конституциябез исә бердәмлек, теләктәшлек, хезмәттәшлекнең какшамас гаранты, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган туры сәяси юлны билгеләгән төп канун. Татарстанның һәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгыртучанлык күрсәтеп, районыбыз халкы төрле социаль-сәяси үзгәрешләрдә актив катнаша. Бу безнең сәяси тормышыбызда тотрыклылыкны саклый. Илебез тарихында зур әһәмияткә ия булган әлеге бәйрәмнәр белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне, сау-сәламәт һәм шат күңелле булуыгызны телим. Гаиләләрегез имин, көннәр тыныч, тормыш бәрәкәтле булсын. Бәйрәмнәр белән!
Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев