Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыруларның, өлкәннәрнең хәл-әхвәлен белү – саваплы гамәл

Балаларга һәм өлкәннәргә, сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләргә карата булган мөгамә, яхшы мөнәсәбәтнең чагылышы җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен күрсәтә торган мөһим факторларның берсе.

Безнең район бу яктан башкаларга үрнәк булырлык. Авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм кулын сузу яшәү рәвеш ебезгә әйләнде. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле (инвалидлар) кешеләр декадасы башланып китте. Шушы уңайдан районыбызда төрле чаралар уздырыла башлады.

Дүшәмбе Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Камил Рим улы Нәҗмиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинның ярдәмчесе Ольга Курдюкова, район хакимиятендә җитәкче вазыйфа башкаручылар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган «Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә булдылар.

Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Камил Нәҗмиев картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне миһербанлылык һәм шәфкатьлелек декадасы башлану уңаеннан бәйрәм белән тәбрикләде һәм: «Ихтирам һәм хөрмәткә лаек өлкәннәребез! Барыгызны да бәйрәм белән котларга, хәлегезне белергә дип килдек. Сәламәт булып тыныч картлык кичереп яшәргә язсын сезгә. Сезгә шундый иркен, якты һәм матур урында өй шартлары тудыру өчен тырышлык куючы: Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, интернат-йорт директорына, барлык хезмәткәрләргә зур рәхмәт. Халкыбызда матур горефгадәт яшәп килә, ул да булса, кая да булса барсак күчтәнәч, бүләк белән барабыз. Без сезнең хәлне белергә буш кул белән килмәдек. РФ Дәүләт Советы депутаты Айдар Метшиннан һәм Тукай районы хакимиятеннән һәрберегезгә азык-төлек җыелмасын күчтәнәч итеп алып килдек. «Промоборудование» ҖЧҖе генераль директоры Игорь Дмитриев интернат-йортка ноутбук бүләк итеп җибәрде. Аны директорга тапшырабыз», – диде һәм өлкәннәрнең һәммәсенә дә күчтәнәчләр таратылды.

Җирлегебездәге Теләнче Тамак авылындагы картлар интернат-йортында бүгенгесе көндә 58 өлкән яшьтәге кеше яши. Аларга барлыгы 34 кеше хезмәт күрсәтә. Югары квалификацияле табиб, өч шәфкать туташы авыруларга, гомумән өлкәннәргә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Сыйфатлы азыклардан аш-су да биредә әзерләнә. Күпчелек бүлмәләрдә, ике кеше яши. Һәр бүлмәдә телевизор бар, суыткыч куелган. Иркен холлдагы самоварда һәрвакыт чәй кайнап тора.

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр директор Илфак Равил улы Мөхәмәтовка олы рәхмәтләрен белдереп: «Безнең кадер-хөрмәттә яшәвебездә директорның өлеше аеруча зур. Миһербанлы, гозерләребезне игътибар белән тыңлый. Шушында эшләүче, безне тәрбияләпкарап торучы хезмәткәрләр үз эшләрен яратып башкаралар. Ашсу әзерләүчеләр ризыкны тәмле пешерәләр. Җыештыручылар чиста итеп юып-җыеп торалар. Өсбашыбыз – бөтен, тамагыбыз тук. Өебез – җылы. Күңелебезне күтәрү өчен көн саен биредә төрле-төрле чаралар уздырыла. Һава торышы яхшы булганда экскурсиягә алып чыгалар. Барыгызга да зур рәхмәт. Игелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын», – дип ихластан рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев