Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авырулар сагалый

Район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов сүзләренә караганда, районда сезонлы салкын тидереп авыручылар саны кискен арткан. Бәхеткә, пневмонияле авырулар белән андый хәл күзәтелми – соңгы вакытларда тотрыклылык саклана.

Бүгенге көндә больницада 86 кеше дәвалана, шуларның 40ы кислородка тоташтырылган, 5есе реанимациядә. Баш табиб бу уңайдан райондашларны саклык чараларын төгәл үтәргә чакырды: гигиена, үзара дистанция һәм маска режимын саклау шарт.
Круглое Поле поселогында 1980 елгы хатын-кызда ачык типтагы туберкулез авыруы табылган. Әхлаксыз тормыш алып баручы бу ханым хәзер больницада дәвалана. Аның белән элемтәдә булган кешеләргә дә авыру йогарга мөмкин. Гомумән, табиблар, туберкулездан саклану йөзеннән, үз вакытында флюорография тикшерүе узарга кирәклеген ассызыклый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев