Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыр эшкә алмый башлыйлар

Хатын-кызлар авыр йөк автомобильләрен йөртә, кораб төзи, бетон эшләнмәләр җитештерә алмаячак. Россия Хезмәт министрлыгы хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеген яңартты.

Министрлык белдергәнчә, исемлек төзегәндә хатын-кызның бала табу сәләтен һәм туачак балалары сәламәтлегенә зыян китерә торган факторларны исәпкә алганнар. Яңа документ нигезендә, хатын-кызларга химия җитештерү өлкәсендә, скважина бораулау, кара һәм төсле металл эшкәртү, нефть һәм газ чыгару тармакларында, тау, җир асты эшләрендә, кораб төзү һәм төзекләндерү, цемент, тимер-бетон һәм бетон эшләнмәләр җитештерү, таш эшкәртү, эретеп ябыштыру һ.б. эшләрдә хезмәт итү чикләнә. Яңа документ 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев