Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыр чакта терәк булдыгыз

Гаиләбезгә көтмәгәндә иңнәр күтәрә алмаслык кайгы килде. Пар аккошлардай гомер иткән сөекле тормыш иптәшем, балаларыбызның кадерле әтисе – Фоат Габделхак улы Вилданов якты дөнья белән хушлашып Ахирәткә күчте. Ирем – гомер юлдашым – ныклы терәгем, таянычым, сөенечем иде. 

Аны соңгы юлга озатырга килүче халык урамнарга сыймады. 
Шундый авыр вакытта, кайгылы көндә безгә таяныч булган – мәрхүмне соңгы юлга озатырга килгән туганнарыбызга, кода-кодагыйларга, Фоатның хезмәттәшләренә, дусларына һәм табибларга, медицина хезмәткәрләренә, авылдашларга, мәрхүмне мөселманча җирләүнең барлык таләпләрен тиешенчә башкарган дин әһелләренә, кабер казучыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. 
Кайгылы күңелебезне юату өчен тиешле сүзләрен, нәсыйхәтләрен җиткерүче миһербанлы кешеләргә Аллаһның рәхмәте булсын. 
«Дуслар, туганнар авыр чакта сынала» диләр. Туганнарыбыз, дусларыбыз, хезмәттәшләребез, авыл халкы бар яклап та кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр. Авыр сынауны лаеклы рәвештә күтәрү өчен иңнәрен куя белделәр.
Барыгызда да Аллаһның рәхмәте булсын, изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын. Сау-сәламәт булыгыз.
Мәрхүмнең тормыш иптәше Маһия Шәүкәт кызы һәм уллары Илдар белән Илшат, киленнәре Алия белән Эльвира, 6 оныгы. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев