Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылымның йөзе – аңың күркәм кешеләрендә

Мәдәният учакларын кабызучы, сүнергә ирек бирмәчеләр хакында минем бүген сүзем... Безнең хезмәт - ул кешеләрне эштән соң ял иттерү, аларны үзара якынайту, яшь буынны тәрбияләү һәм рухи яктан баету. Мәдәният өлкәсе - матди кыйммәтләр белән бәяләнми, ул күңел кушуы, талант, матурлык өлкәсе. Эшчәнлегебез күпкырлы, районда нинди генә бәйге-фестиваль игълан ителсә дә, аларга иҗади якын килеп, һөнәри якын килеп башкарырга тырышабыз.

Гомумән, без - мәдәният хезмәткәрләренең күпкырлы иҗаты һәм көндәлек эшләре ярдәмендә
районыбызда һәм авылда мәдәният сәясәте тормышка ашырыла, җәмгыятебезнең рухи байлыгы
саклана. Безнең хезмәттә, әлбәтта, кешеләрдән башка эшләп булмый. Балалар түгәрәгенә балалар
җыелмаса, өлкәннәр вакыт тапмаса, без бу эшне алып бара алмас идек. Авыл җирлегендә әле бит
аның мал-туары да бар, планлаштырылган көндәлек эшләр дә әллә кая китми, сине көтә. Шулай
булса да авылыбызның апа-абыйлары, балалары сүз тыңлап безнең оештырган түгәрәкләргә
йөриләр, нәтиҗәләргә ирешәләр. Быел да, узган еллардан калышмыйча, республика
дәрәҗәсендәге конкурсларда катнашып яхшы урыннар алдык. Кайвакыт “Катнашты”, дигән
диплом да безнең өчен шулкадәр куаныч! Чөнки без бу нәтиҗәгә никадәр көч куелганын, кадерен
беләбез. Форсаттан файдаланып барча түгәрәкләргә йөрүчеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем
килә. Сез булмасагыз безнең нәтиҗәләребез, уңышларыбыз булмас иде, кеше күңеленә үтеп
керерлек чараларыбыз оешмас иде....
Хезмәтебез күзгә күренми, үлчәүләрдә үлчәнми, тынгысыз, мәшәкатьле. Ничек кенә булмасын,
без хезмәттәшем Гүзәл Хадеева белән, эшебезне бик яратабыз, башка һөнәрдә булуыбызны күз
алдына да китерә алмыйбыз кебек. “Яшьлегебез кире кайтса, ике дә уйламыйча, янә шул
мәдәният тармагын сайлар идек”,- дибез.

Гөлсинә Җиләева, Иштирәк мәдәният йорты

/автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев