Авылыбызның хөрмәтле кешесе
Иске Дөреш авылында хөрмәтле кеше, ветеран укытучы Нурия Вәлиуллина яши. Аңа инде 75 яшь булса да ул тынгысыз җан, кулыннан килгәнчә һәркемгә ярдәм итәргә тырыша, киңәшләрен бирә.
Нури я апа 1948 елда игеннәрнең мул башакларын тибрәлдереп утырган мәлендә, Гаетов Җамалетдин абзый белән Маһруй апа гаиләсендә 4нче бала булып дөньяга килә. Нур иясе булсын дип, бәхетле әти-әни кызларына Нурия дип исем кушалар.
Күңелле балачак, тиктормас үсмер вакыт, хыялый яшьлек еллары бер мизгел эчендә үтеп тә китә. Үз авылында сигезьеллык мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлаганнан соң, Нурия икмәк төягән машина өстенә утырып Минзәлә шәhәренә, башлангыч класс укытучылары әзерли торган училещага белем алырга чыгып китә. “Сагынам дип кайтып йөрисе булма, ишетсен колагың”- дип әнисе Маһруй апа, тыштан каты булырга тырышып, ә күңелдән ярты йөрәге өзелеп төшкәндәй кызыкаен олы юлга озатып кала. Маһруй апа үзе математика укытучысы була.
– Иии, ул вакыттагы юллар, кире як, машиналар бик сирәк йөри, кайтырга туры килсә, трактор арбасында бишәр сәгать кайта торган идек. Кайтсам да елга 2-3 тапкыр кайтканмындыр инде.- дип, кетердәтеп көлеп, күзләрендәге яшь бөртекләнен сөртеп искә ала Нурия апа.
Яратыпукый, теләп үзләштерә белемне яшь кыз. Кулына диплом тотып, кош тоткандай сөенеп туган авылына, үзенә белем биргән мәктәбенә кайтып керә ул.
Ләкин, син теләгәнчә генә түгел шул, Сарман районы мәгариф бүлеге Саклаубаш мәктәбенә юллама бирә яшь укытучыга.
Туган авылын, мәктәбен ярату көчле булганмы, Аллаһның “Амин” дигән чагына туры килгәнме, барыбер үз авылына кайтырга җай чыга.
hәм 1967 елда штаттан тыш пионервожатый, 1нче класс укытучысы булып хезмәт юлын башлап җибәрә Нурия.
Ул үткән гомерен искә төшереп, хәтирәләрен янартып, укытучыларга гына хас матур, йомшак тавышы белән сөйли дә сөйли. Шул чагында минем гел күз алдында бер вакыйга килеп баса. Минем әле бәләкәй чак, 5-6нчы классларда укыган вакытым микән, безнең авыл Сабантуе элек бик матур җирдә, әрәмәлектә була иде. Сабантуй мәйданыннан ерак тугел каеннар арасыннан кулга кул тотынып кыз белән егет килә. Егет костюмын иң башы аша җилкәсенә салган, ә кызның өстендә акка кара бөрчек төшкән, билен өзеп тора торган киң итәкле күлмәк. Бу Нурия апа белән Гыйздулла абый иде. Менә шушы матур күренеш минем исемдә. Ул еллардан соң күпме җилләр искән дә, күпме сулар аккан.
Гыйздулла абый, шулай ук, шушы авыл егете, шушы ук мәктәптә белем алган hәм үз мәктәбендә физика, математика укыткан мөгаллим, hәм бүгенге көндә авылыбызның бик хөрмәтле кешесе.
Тыныч кына, рәхәт итеп эшләп йоргән бер мәлендә, Нурия апаны яраткан укучыларыннан туган йорты кебек газиз мәктәбеннән аерып, райкомга инструктор итеп эшкә җибәрәләр.19 яшьлек кыз бала, райком вәкиле буларак, колхозларга барып, җыелышлар үткәрә. Кыскасы, җитәкчелек өчен, сүз тыңлаучан, бик кулай хезмәткәр була бу. Яшь кенә, бөтерчек кадәр генә булса да, үҗәтлеге дә булгандыр күрәсең, барыбер үз сүзен итә, мәктәбенә кире кайта кыз.
1968 елда Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә Нурия апа.
Югары белемле укытучы үзенең мәктәбендә балаларга биология, анатомия, музыка, урта мәктәпкә әйләнгәч, тарих, җәмгыятъ белеме, экономика, хокук белеме укыта, кулланучыларның хокукларын яклау фәннәреннән бик кызыклы, мавыктыргыч, уйланырга мәҗбүр итә торган тирән эчтәлекле дәресләр бирә. Сабыр холыклы, йомшак тавышлы укытучы апаны бик ярата укучылары. Районкүләм уза торган олимпиадаларда да призлы урыннар яулап мәктәп данын яклый алар. Бүгенге көндә Нурия апаның фәнен, хезмәтен дәвам итүче укучылары бик күп. Ә бу инде укытучы хезмәтенә иң зур бәя, минемчә.
1975 елда исә югарыда сүрәтләгән матур, яшь парлар, Гыйздулла абый белән Нурия апа тормыш корып җибәрәләр. Килен булып төшкән төп йортта, инде олы яшьтәге әнкәләре Хадичә апа да була әле. Мәхәббәт җимешләре булып Айсылу, Айрат, Айнур дөньяга килә. Өч балага да югары белем биреп, олы тормыш юлына бастыралар. Балалары инде үзләре гаиләле. Хәдичә апага кадер-хөрмәт күрсәтеп, карап-тәрбияләп, 96 яшендә соңгы юлга озата, хөрмәтлеләребез. Гыйздулла абый белән Нурия апаның, әби-бабай, дип сагынып кайтучы, бакча эшләрендә олы ярдәмче алты оныклары бар.
Нурия апа бүген дә, яшь чагындагы кебек үк, тынгысыз, тиктормас. Капканы ачып керу белән сине аллы-гөлле, ишек алдына ямь биреп, хуш исләр таратучы чәчәкләр каршы ала. Бакчадагы яшелчә, җиләкҗимеш, андагы тәртип, андагы матурлыкны үз күзләрең белән күрү кирәк. Ә өйдә исә гөлләренең ниндиләре генә юк. Матур, якты, чиста, рәхәт Нурия апаларда. Атна саен диярлек, исәнмесез, әтиәни, әби- бабай дип кызларкияүләр, малайлар- киленнәр, оныклар кайта. Нурия апаның исә тәмле ашларыннан, хуш исле, кабарып пешкән камырларыннан табыны һәрчак әзер була.
Мәктәптә 39 ел эшләү дәверендә Нурия апа бик күп мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары ала.
Укытучының тагын бер сыйфаты- тыйнаклылык. Бу мәгълүматларны миңа Нурия апа әйтмәде. “Районыбызның күренекле шәхесләре”дигән китапка тап булдым, шуннан алдым. Менә шулай тыйнак кына, мактауга лаек шәхес яши безнең авылыбызда.
Ләйсән Миннәхмәтова, Иске Дөреш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев