Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылны үстерүгә безнең өлеш

Бүген Тукай районының 23 авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча тавыш бирәчәкләр. Барлыгы 44 сайлау участогына 31 мең 495 сайлаучы килүе көтелә.

Шилнәбаш авылында иртәнге  жидедә сайлау участогы каршында кешеләр җыелып тора иде инде. Тавыш бирүчеләрне бәйрәмчә, музыка белән каршы алдылар. Авыл кешеләре арасында бер-берсен «Бәйрәм белән!» дип сәламләүчеләр да булды.

2018 елда Шилнәбаш авыл җирлегендә һәр кешедән 200әр сум акча җыйганнар, хәзер исә бу сумма 500 сум. Хөкүмәт бер сумга дүрт сум өстәп биргәндә, байтак акча җыела. Нигә моннан файдаланмаска? Планнар да зурдан.  Авылда янгын сүндерү депосы төзергә, зират территориясен койма белән әйләндереп бетерергә планлаштыралар.

Шилнәбаш шәһәр янында урнашкан. Бирегә килеп төпләнергә теләгән гаиләләр елдан ел арта. Шуңа күрә яңа урамнарга юллар төзү мәсьәләсе аеруча актуаль. Киләсе елда үзара салым акчасына  яңа Нагорная урамында  щебенка жәяргә ниятлиләр.

Рита Петрянина референдумда беренче булып тавыш бирде. Ул үзе бензин салу станциясендә эшли. Бүген ул тәүлек буена эшкә җыена, киткәнче сайлау участогына кергән.

Үзара салым җыюда һәр елны катнашам. Безнең туган авылның  язмышы хәл ителә бит. Узган ел  Полевая һәм Новая урамнарында йөрерлек түгел иде. Хәзер  рәхәтләнеп йөрибез, – ди Рита Петрянина.

Михаил Губочкин да бүген тавыш бирүне иң мөһим эш дип саный.  

– Безнең буын вәкилләре ил башлыгы, депутатат сайлау, референдум кебек чараларга иртә  килергә өйрәнгән инде.  Минем кызым Юлия гаиләсе белән яңа урамда йорт салды.Саз ерып йөри идек. Быел щебенка жәйделәр, хәзер кунактан кайткан да юк, – дип уртаклаша Михаил Иванович.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев