Авылларга – газ
Авылларга – газ
Район төзелеш, архитектура hәм халыкның яшәешен тәэмин итү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Кече Шилнә авыл җирлегенең Филатовка авылында урам газүткәргечен төзү буенча монтаж эшләре бүгенгә 65-70 процентка башкарылган. Биредә горизонталь бораулау төгәлләнгән, ике газ бүлү пунктына заказ бирелгән. Алар ике атнадан кайтарылачак һәм урнаштырылачак.
Бүгенге көндә Суровка авылында да газ бүлү пунктларын урнаштыру төгәлләнгән. Газүткәргечнең техник-башкарма документациясе файдалануга тапшыруга әзер. Газ линиясен тапшыру якынча киләсе җылыту сезонына планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев