Авылларда өй туйлары узды
Соңгы елларда дәүләт һәм җирле үзидарә белән авылларда яшьләрнең калуы, кешеләрнең янәдән шәһәрдән кайтып төпләнүе өчен шактый гына чаралар күрелә.
Башлыча бу эш, торак бирү белән бәйле һәм әлеге чаралар чыннан да, күпләрне авылда яшәргә кызыктыра. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен мөһим һәм көн үзәгендә торган кадрлар мәсьәләсен чишүдә дә башлыча нәкъ менә торак программалары төп рольне уйный.
Якынча бер 8-9 ел элек, хуҗалыкка эшче кадларны җәлеп итәр өчен, районыбызның алдынгы хуҗалыкларның берсе булган «Гигант» үз акчасына шәхси йортлар төзи башлаган иде. Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов инициативасы белән башланган элеге чара, хуҗалыкка күп эшче кулларны җәлеп итте. Кешеләр кечкенә балаларын алып, гаиләләре белән чит районардан, тәбәкләрдән Тукай районына күченеп, яши, эшли башлады. Хәтта, кайчандыр чүптән торган ташландык урында бер-бер артлы калкып чыккан йортларга чират торучылар да шактый булды ул вакытларда. Бу үз чиратында, хуҗалыкка үзенә кирәкле, сыйфатлы эш башкара алырдай кадрларны сайлап алу мөмкинлеген дә бирде. «Гигант» хуҗалыгы башлап җибәргән эш республика җитәкчелегенә дә мәгълүм булып, Яңа поселогына мәртәбәле кунаклар күп килде. Алай гына да түгел, республикада махсус торак программасы эшли, авылда эшләүчеләр өчен бар уңайлыклары булган йортлар төзелә башлады.
РФсенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дип исемләнүче шундый дәүләт программасы республикада 2020 елдан бирле эшли. Шушы дәвер эчендә Тукай районында программа буенча җәмгысы 10 йорт төзелде. Шуларның 5се – 4 йорт Яңа поселогында, 1се – Мерәс авылында бу атнаның чәршәмбесендә хуҗаларын тапты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, шушы торак пунктларында яшәүче һәм «Гигант», «Сәйдәш» исемендәге хуҗалыкларда эшләүче кешеләргә йорт ачкычларын тапшырды.
– Куанычын, рәхәтен күреп, исән-сау эшләргә, яшәргә насыйп итсен, – диде ул, Яңа послогындагы йорт хуҗаларын әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп.
Шулай ук, «Энтузиастов», «Солидарная», «Гигант», «70 лет Победы» урамнарында урнашкан йорт ачкычларын тапшыру тантанасында районның төзелеш һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү бүлегенең баш белгече Эльмира Сабирова, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов та катнашты.
Аннары, һәммәсе дә Мерәс авылына юл тоттылар. Биредә кунакларны «Салих Сәйдәшев» урамындагы яңа кирпеч йорт янында гармун уйнап, җырлап каршы алдылар.
– Без ирем Рәмзил белән икебез дә авылда туып-үскән кешеләр. Ул төп Мерәснеке, ә мин исә Мусабай Завод авылыннан шушында килен булып төштем. Безнең ике балабыз: кызыбыз һәм улыбыз бар. Сәйдәш исемендәге хуҗалыкта исә мин 2020 елдан бирле бухгалтер булып, Рәмзил яшьтән үк комбайнда, тракторда эшлибез. Безне кайгыртып, шушындый матур, җылы һәм иркен йортлы булдырганнары өчен гаиләм белән без республика, район җитәкчелегенә, Марат Тәлгать улына бик рәхмәтлебез. Бу йортка әле кичә генә килеп кердек һәм сөенеп туя алмыйбыз, – дип шатлыгы белән уртаклашты йорт хуҗабикәсе Айсылу Сәгыйдуллина Айрат Хәбибуллинның котлавыннан соң.
Сәгыйдуллиннар гаиләсен йорт туе белән тәбрикләргә дип бирегә Иске Абдул җирлеге башлыгы Резидә Сафина, «Сәйдәш» исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин да килгән иде. Алар да балалы яшь гаиләгә җылы теләкләрен әйттеләр.
– Программа кысаларында һәм үзебезнең тырышлыгыбызны да кертеп, киләсе елда шушындый тагын бер йортны салырга ниятәп торабыз, – дип, Марат Тәлгать улы киләчәккә булган планнары белән дә уртаклашты.
Үз чиратыбызда без дә йорт туйларын уздырган райондышларабызны тәбрикләп, аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, армый-талмый эшләүләрен теләп калабыз.
Алсу Тимерханова
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев