Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларда – Качману бәйрәме

18 январьдән 19ына каршы төндә православие динендәге райондашларыбыз Качману бәйрәмен билгеләп үтте. Бу көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Шулай ук Качмануда бәкегә төшеп су коену традициясе дә бар. Мәҗбүри булмаса да, бу гамәл бик күп гөнаһлардан арындыра, күңелне чистарта, күп төрле чирләрдән дәвалый дигән ышану яши. 

Тукай районында быел рәсми рәвештә өч коену урыны оештырылды. Бу – Белоус авылында, «Дивный берег» ял итү базасы янында Чулман елгасында һәм Мәләкәс авылы елгасында. Моннан тыш, Борды белән Яңа Троицкида яшәүчеләр дә үз авыллары янындагы елгаларда бәкеләр ясады.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең ТР буенча 15нче янгын сүндерү-коткару отряды башлыгы урынбасары Марат Хәйретдинов хәбәр итүенчә, рөхсәт ителгән урыннарда тиешле шартлар булдырылган. Бәке янында суга төшү өчен агачтан култыксалар куелган, таймый торган баскыч, су эчендә идән һәм ян яклары булган саклагыч корылма ясалган. Урында полиция хезмәткәрләре, коткаручылар, медиклар, янгын сүндерүчеләр дежур торды.
 «Мәләкәс авылында бәйрәмгә җыелучылар башта бердәм келәү башкардылар, аннары Михаил атакай суны изгеләндерде. Ир-атлар, аннары хатын-кызлар суга чумды. Бәкегә кергәнче чукынырга, күңелдән дога кылып, өч тапкыр баштанаяк чумып алырга кирәк. Авылда яшәүчеләр җыйган акчага ботка, коймак, чәй әзерләнгән иде, дип хәбәр итте җирлек башлыгы Юрий Васильев. Аның фикеренчә, мондый бәйрәмнәр халыкны берләштерә. 
73 яшьлек Александр Камышев ел саен бәкедә коена, бу гамәл рухи яктан ныгыта дип саный. 
Борды авылындагы бәйрәмдә йөзгә якын кеше катнашкан. «Авыл яшьләре Зират чишмәсе янында купель (бәке) ясадылар. Башлап йөрүчесе – авыл җирлеге советы депутаты Илья Касакин. Башта бәйрәмгә багышлап иман укылды, су аруландырылды. Коенучылар бик күп булды. Иң беренче булып, елдагыча, Денис Залепкин чумды. Аннары Сергей Левашов, Александр Яковлев, Анатолий Яковлев, Георгий Черновлар булдылар», – дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова. 

/ Юрий Васильев фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев