Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыллар ямьләнә

Районда территорияләрне язгы санитар чистарту, төзек-ләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы дәвам итә. Аның барышы турында хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров сөйләде. 

Аның сүзләренә караганда, җирлекләрнең барысы да икеайлык кысаларында актив эшли. Беренче чиратта җәмәгать урыннары – авыл үзәкләре, һәйкәл һәм обелиск яннары тәртипкә китерелгән, мәгариф, мәдәният учреж-дениеләренең ишегаллары җыештырылган, чишмәләр, зиратлар чүп-
чардан арындырылган. Җирлекләрдә тиешсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне юк итү эше дә алып барыла. Авыллар арасындагы юл читләре дә чистартылып тора. Чакрымнарга сузылган агач полосалары корыган ботаклардан һәм куаклардан арчыла. Агач кәүсәләре, электр баганаларының төпләре акшарлана. Мисал өчен, Бәтке белән Круглое Поле арасындагы ун чакрымлы полосаны җыештырырга һәм агач төпләрен агартырга барлыгы 86 кеше чыкты. 
Икеайлык кысаларында җирлекләрдә яшь агач үсентеләре утырту традициясе дәвам итә. Әйтик, «Хәтер бакчасы» акциясе барышында Иштирәктә генә дә быел 1100 төп ылыслы агач утыртылды. Круглое Поледа 200 төп чыршы, 100 төп нарат, 70 төп миләш үсентесе утыртылды. Агач утыртырга шушы җирлектә яшәүче 45 кеше чыкты. Калмаш җирлегендә 300 төп яшь нарат утыртылды. Биклән җирлегендә «Хәтер бакчасы»на алмагачлар утырттылар. 
Рөстәм Закиров авыл җирлекләре башлыклары-на шушы көннәрдә үз тер-риторияләрен тәртипкә китереп бетерергә кушты. 

/ Фото авыл җирлекләреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев