Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылга - уңайлы мәйданчык

– Биредә егерме ел яшибез, балалар мәйданчыгы төзү проблемасы күптәннән килә иде инде, – дип сөйли Опушка поселогы старостасы Надежда Сәлимгәрәева. – Балалар юлда уйный иде. Ә тирә-якта ял базалары, машиналар йөреп тора. Башта балаларның куркынычсызлыгы өчен шлагбаум куйган идек. Аннары үзара салым акчасына мәйданчык төзергә карар иттек. Безнең үз поселогыбыз балалары да бар, җәен әби-бабайларына оныклар да кайта. Барысы 40лап бала җыела, аларга нинди дә булса шөгыль табарга кирәк бит. 

Опушка поселогында балалар мәйданчыгы өчен территорияне озак сайлаганнар. Уңайлы урыннар булган да кебек, ләкин аларда төзергә рөхсәт бирелмәгән, чөнки кайда газүткәргечләр, кайда электр линияләре урнашкан. Урман эченнән дә участок тәкъдим иткәннәр, ләкин якындагы ял базалары хуҗалары үз территорияләре аша үтәргә рөхсәт бирмәгән. Урын билгеле булгач, территорияне төзекләндерү өчен оешма табу мәсьәләсе килеп туган. 
– «Малыши-крепыши» компаниясенә тукталдык. Алар турында фикерләр уңай, эш өчен түләү дә югары түгел. Очраштык, барысын да бергәләп сөйләштек, чыгымнарны исәпләдек. Эшнең нәтиҗәсе яхшы. Участок зур булмаса да, уен элементлары гына түгел, беседка да куйдылар. Шушында ук халык белән җыелышлар үткәрергә була, – ди Надежда Сәлимгәрәева. – Үзара салым программасы бар икән, нигә аннан файдаланмаска? Бик отышлы бит. Үзебез мондый чыгымнарны күтәрә алмас идек. 
Быел үзара салым программасы кысаларында «Малыши-крепыши» компаниясе Князево авыл җирлеге территориясендә – Сосновый Бор поселогында һәм Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә – Олы Шилнә авылының Восточный микрорайонында һәм Нефтьчеләр урамында, Белоуста, Ильбухтинода Опушка поселогында уен мәйданчыклары һәм спорт корылмалары урнаштырган. Барлыгы 3,5 млн сумлык эш башкарылган. 
Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутовның әйтүенчә, «Малыши-крепыши» компаниясе конкурсларда откан. «Бу оешманың эшеннән мин канәгать. Бар эшне дә вакытында һәм сыйфатлы итеп башкардылар», – ди Гадел Гомәрович.
– Мәйданчыкны төзеклән-дерергә керешкәнче без территориядә тикшерү үткәрәбез. Җирлекнең тарихын, участокның ни рәвешле урнашуын, халык санын, тормышка карашларын, үзара мөнәсәбәтләрен, мондый объектларга карата фикерләрен исәпкә алабыз, – дип аңлата «Малыши-Крепыши» ҖЧҖнең генераль директоры Алиса Попова. – Беренче урында – балалар куркынычсызлыгы. Объектларда аларның сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган берни дә булмаска тиеш. Үзем өч малай әнисе, бала-чаганың тиктормас икәнен бик яхшы беләм, шуңа күрә уен конструкцияләре ныклы һәм ышанычлы булырга тиеш. Россия һәм Евразия сертификатлары булган экологик материаллар һәм иң куркынычсыз җиһазлар кулланабыз. Безнең компанияне күпләр белә, репутация безнең өчен бик мөһим. Экономия өчен дип сыйфатсыз материал алмаячакбыз. ГОСТ таләпләрен үтибез, бездә чыгып торган детальләр, үткен почмаклар юк, шөрепләр махсус заглушкалар белән беркетелгән, саклаучы борыслар куелган. Һәр мәйданчыкта бу уен элементыннан ничә яшькә кадәрге балалар файдалана алуы турында табличкалар эленгән.
Тагын бер мөһим фактор – биредә яшәүчеләрнең үз фикерләре. Мәйданчыклар үзара салым акчасына төзелә, һәр авылда проектлар халык тыңлавына чыгарыла, кешеләр үз теләкләрен әйтә, эшнең барлык этаплары килешенә. «Малыши-крепыши» компаниясе балалар мәйданчыкларының күпфункцияле булуына да игътибар итә. 
– Әлбәттә, мәйданчыктан файдаланучыларның күпчелеге балалар. Ләкин, шул ук вакытта, башкалар турында да онытмаска кирәк, – дип саный Алиса Евгеньевна. – Авыл җирлекләрендә мәйданчыклар халыкның буш вакытларын үткәрә торган урыны да. Монда үсмерләр, әти-әниләр, яшь парлар, пенсионерлар килә. Без аларның һәркайсына кызыклы һәм уңайлы булсын дип тырышабыз. Кече һәм урта яшьтәге балалар өчен аерым зона, үсмерләр өчен спорт мәйданчыгы, өлкәннәр өчен ял урыннары бүләбез. 
Чыннан да, уен һәм спорт зоналары булган матур һәм уңайлы территория авыл кешесе өчен ачык һавадагы клуб ролен дә үти. Белоус поселогында яшәүче Елена Федорова да шулай ди:
– Быел төзелгән әлеге мәйданчык бик уңайлы урында – авыл үзәгендә урнашкан. Ул балаларның да, әти-әниләренең дә танышу урынына әйләнде, – дип сөйли Елена. – Без үзебез Белоуста яшәсәк тә, күпләребезнең балалары Чаллыдагы бакчаларга йөри. Моңа кадәр бер-беребезне белми идек, балалар да үзара аралашмады. Җәй көне менә шушы мәйданчыкта очраша башладык, таныштык, дуслаштык. Ниһаять, безнең балалар белән бергәләп җыелу, аралашу урыны барлыкка килде. Уку елы башлангач, мәйданчыкта балалар бераз кимеде. Ләкин без кызым Лиза белән һәр кичне шушында киләбез. Быел бит әле көзе дә нинди матур килде. Лиза атынгычларда уйнарга ярата, мин дә вакытымны бушка уздырмыйм – спорт тренажерларында шөгыльләнәм. Күпләр бирегә гаилә белән килә, кичен яшьләр җыела. 
– Балалар мәйданчыгы – безнең киләчәгебезнең үсү урыны, – дип ассызыклый Алиса Попова. – Куркынычсызлыкны тәэмин итүдән тыш, без уенның кыйммәте дигән төшенчәгә дә игътибар итәбез. Аның асылы шунда: мәйданчык балалар өчен һәр көнне кызыклы булсын, ул моторика, күзаллау кебек сыйфатларны үстерергә ярдәм итсен. Мәйданчыклар гадәти генә булмасын, ачык төсләрдә булсын, игътибарны җәлеп итсен, балаларны эстетик яктан үстерсен – проектларны эшләгәндә без шуларны да күздә тотабыз. Безнең бурыч – балаларга сәләтләрен ачарга ярдәм итү, аны тагын да үстерүгә булышу. 
Тугыз ел эшләү дәверендә «Малыши-Крепыши» компаниясе үзен ышанычлы оешма буларак күрсәтте. Аның исәбендә 100дән артык балалар бакчасы, балалар спорт мәйданчыклары, Заказлар республиканың төрле район-шәһәрләреннән алына. 
Олы Шилнә авылы. «Биредә уен һәм спорт зоналары кую күздә тотыла», – ди «Малыши-крепыши» ҖЧҖ генераль директоры Алиса Попова. / Гөлназ Таипова фотосы.
Олы Шилнә авылы. / Гөлназ Таипова фотосы.
Белоус авылыннан Лиза Федорова һәр кичне мәйданчыкка килә. /Гөлназ Таипова фотосы.
Опушка поселогы. / Гөлназ Таипова фотосы.
Опушка поселогында. 
Ильбухтино авылы. / Гөлназ Таипова фотосы.
Белоустагы тренажерлар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X