Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылга – ташламалы электрон карта белән 

Моңа кадәр шәһәр эчендә кулланылган ташламалы электрон транспорт картасы 1 январьдан Тукай районының шәһәр яны автобус маршрутларында да гамәлдә. Шәһәр яны автобусларында йөрүчеләр арасында транспорт хезмәте күрсәтү кагыйдәләрен белеп бетермәүчеләр очрый икән. Шул сәбәпле, кайвакыт пассажирлар белән транспортчылар арасында үзара аңлашылмаучылык туа. Ике арада каршылык килеп чыкмасын өчен ниләр белергә һәм ни эшләргә кирәк? Бу хакта Тукай районының «Пассажир йөртүчеләр» берлеге башкарма директоры Равил Төхбәтуллин сөйләде. 

– Хәзерге вакытта ташламалы йөрү хокукына ия гражданнар (пенсионерлар, ветераннар, инвалидлар, ятимнәр, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнар) ташламалы электрон социаль транспорт картасыннан файдалана. Мондый карта бөтен республикада, ТР Министрлар Кабинеты карарындагыча әйтсәк, «шәһәр җәмәгать транспортының барлык төрләрендә һәм шәһәр яны элемтәсендәге автомобиль транспортында» гамәлдә. 
Татарстанда юл йөрүне исәпкә алу системасы автоматлаштырылды, ягъни транспорт хезмәте күрсәтү үзәкләштерелде. Менә шул үзәккә дөрес мәгълүмат барып җитсен өчен, шәһәр яны транспортында йөрүчеләрнең картадан файдалану таләпләрен үтәве зарур. Бигрәк тә бер әйбергә игътибарны юнәлтәсе килә: шәһәр транспортында картаны терминалга бер мәртәбә тидерү җитә, ә шәһәр яны маршрутында ике мәртәбә тидереп алырга кирәк – салонга кергәндә һәм чыкканда. Бу таләпне кемнеңдер кесәсен калынайту өчен уйлап чыгарылган манипуляция дип кабул итү дөрес түгел. Беренчедән, күпме йөрсәң дә, картадагы акча кимеми, бер айга җитәчәк. Икенчедән, таләпләрне транспорт хезмәте күрсәтүчеләр уйлап чыгармаган. Әгәр шәһәр яны автобусында транспорт картасын терминалга бер генә мәртәбә тидереп алсаң, син автобуска утыруын утырган, ләкин кирәк җиреңә барып җитмәгән булып күренәсең. Терминал күрсәткечләрен автомат рәвештә кабул итүче үзәктә рейс тәмамланмаган дигән нәтиҗә ясала. Карта хуҗасының үзе өчен дә уңайсызлык туа: икенче автобуска яки трамвайга күчеп утыргач, аның картасы «укылмый». Пассажир белән хезмәт күрсәтүче (кондуктор яки автобус йөртүче) арасында каршылык килеп чыга. Алар үзара аңлаша алмаса, юл өчен акча түләргә дә туры килүе бар. Шушы күңелсезлекләр булмасын өчен, пассажир кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә тиеш. Таләпләр республика муниципаль районнары территориясендә «Татарстан Республикасының транспорт картасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында кертелә. Күпме кешенең ташламадан файдалануын төгәл ачыклау һәм киләчәктә транспорт предприятиеләренә биреләчәк компенсация суммасын планлаштыру өчен.
Белүебезчә, «Бердәм социаль юл йөрү билеты» дип атала торган кәгазь билетлар 2019 ел азагында бетерелде. Хәзерге көндә гамәлдәге ташламалы электрон социаль транспорт картасын алу өчен, Тукай районында яшәүче кеше, паспортын һәм ташламага хокук бирә торган документын алып, районның социаль яклау бүлегенә бара. (Адресы: Яр, Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, 8/3 йорты). Ун көн эчендә карта әзер була. Ясатып алу бушлай. Ә менә югалтып кабат ясаткан очракта түләп алырга туры киләчәк.
Ташламалы транспорт картасын ай саен тулыландырып торырга кирәк. Моны «Ак Барс банк»та һәм Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша башкарырга була. Өлкәннәр 505 сум, ә 18 яшькә кадәргеләр 307 сум күчерә дә, ай дәвамында шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларында үзләренә кирәк кадәр йөри ала. Кыскасы, картага салган сумма чигерелми, транспортта йөрү саны чикләнми. Карта исемле, фотосурәте бар, шуңа күрә аны бүтән кеше файдалана алмый. Пассажирның транспортта чит кеше картасын куллануы ачыкланса, ул юл йөрү бәясен түләргә тиеш була.
Тагын шунысы бар: ташламалы электрон социаль юл йөрү картасы белән йөрүчегә терминал чек бирми. Акчалата яки банк картасы белән түләгәндә – бирә.
Шәһәр яны транспортында ташламалы электрон транспорт картасын куллануны җайга салу эшенә Тукай районы беренчеләрдән булып кереште, чөнки ул пассажирлар ташу буенча республика районнары арасында алдынгы санала. Маршрутлар саны буенча да без беренче: алар 23. Автобуслар көн саен барлыгы 161 рейс ясый, барлыгы 4500 километр юл уза. Заманча, иркен «ПАЗ», «НефАЗ»лар «Тимерчелек заводы», «Уют» кафесы», «Бумажников» тукталышларыннан, Автостанциядән кузгалып китә.
Автобус салоннарында пассажирлар өчен мәгълүмат урнаштырылган. Маршрутлар һәм расписание турында www.spp116 сайтына кереп белергә була. Хатларны spp577995@mail.ru электрон адресы белән юлларга кирәк. Ә шәхсән миңа сораулары булган кешеләр 8-906-333-58-59 номерына шалтырата ала.
Шәһәр яны транспортында ташламалы электрон карта белән йөрүчеләргә үтенечебез шул: үзара ихтирамлы һәм итагатьле булсак иде. Юкса, безгә дәгъва белдерүчеләр шактый, «рәхмәт» сүзен ишетмибез диярлек, оныта барабыз. Яңалыкларны аңлап кабул итәргә кирәк, чөнки алар пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев