Авылдашларыбыз белән горурланмаслыкмыни?!
Җирдә эшләүчеләрнең хезмәте аерым игьтибарга һәм хөрмәткә лаек. Алар – ил туендыручылар. «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында да үз эшләренә чын күңелдән бирелгән игенчеләр эшли. Авылдашлары алар белән горурлана. Калмия авыл китапханәсе мөдире Энҗе Галиәхмәтова үз авылларында яшәүчеләр турында һәрдаим газетага мәкаләләрен юллап тора. Бу юлы ул нәкъ менә игенчеләр – иң мактаулы һөнәр ияләре турында язып җибәргән.
Алыштыргысыз механизатор
Игенчеләребезнең тырыш хезмәте быел да бушка китмәде. Амбарларыбыз гәрәбәдәй ашлык белән тулды. Хезмәтнең нәтиҗәсен күрү олы куаныч. Югары уңыш – язгы кыр эшләре һәм урак вакытында үз эшен белеп башкарган игенчеләребезнең уртак хезмәт җимеше.
Алдынгы механизатор Марат абый Мөхәмәтдинов турында да бары тик мактау сүзләре генә әйтергә мөмкин. Марат абый туган авылыбыз Калмия егете. 1952 елда дөньяга килә ул. Мәктәпне тәмамлагач армия сафларында хезмәт итә. Аннан зур чыныгу алып кайта. Хезмәт иткән елларында ук туган авылы Калмиягә кайтып тракторга утыру турында хыяллана. Һәм, әлбәттә, теләген тормышка ашыра – колхозда эшли башлый. Яшьтән үк эшен җиренә җиткереп, булсын дип башкарырга өйрәнгән механизатор гомер буе шушы сыйфатына тугры кала.
Вакытның кадерен, эшнең хасиятен белә торган кеше ул Марат Мөхәмәтдинов. Инде күптән пенсия яшендә булса да басу-кырларыннан аерыла алмый. Тракторы белән ничә меңләгән гектар җирләрне урагандыр тәҗрибәле механизатор
Намуслы хезмәтне җитәкчеләр дә күрә. Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләре бик күп Марат абыйның. Эшеннән тәм табып, яратып башкаргангадыр, техникасы да һәрчак тәртиптә. Куллары алтын – ватылган икән, тиз арада сәбәбен аңлап, төзекләндереп тә куя. Үз белгәннәрен хезмәттәшләре, яшьләр белән дә уртаклаша.
Алыштыргысыз хезмәткәрләр булмый дисәләр дә, Марат абыйга бу сүзләр бөтенләй туры килми. Чөнки аның кебек чын җир кешеләре күп түгел.
/ Фото Энҗе Галиәхмәтовадан алынды.
Техника «җене» кагылган
Авылыбызның яшь механизаторы Фирзәр Шәфыйков турында да бары яхшы сүзләр генә ишетәбез. Фирзәр 1994 елгы гына әле. Шулай да авыл хуҗалыгында эш тәҗрибәсе саллы. «Кечкенәдән техника “җене” кагылган», – диләр Фирзәр кебекләр турында.
Урта белем алгач, Фирзәр Сарман аграр колледжына укырга керә. Анда машина йөртүче-тракторчы һөнәрен үзләштерә. Шулай итеп, кечкенәдән техника янында кайнашкан егет, белгәннәрен теориядә дә ныгытып, туган авылында хезмәт куя башлый. Беренче көннәрдән үк тырмалау, туфрак эшкәртү, чәчү кебек кыр эшләрендә катнаша. Җәен тракторга утыра, көзен комбайн штурвалы артына баса, кыш көннәрендә трактор паркында токарь булып эшли. Быелгы корылык елда да сынатмады Фирзәр – игеннәрдән мул уңыш җыйды.
– Вакытның кадерен белеп эшләсәң генә эш бара. Ашлыкны җыеп бетереп амбарларга тутыргач кына күңел тынычлана. Уйлап карасаң, таңның үзе белән уянып, хуш исле басуларны иңләп йөрү үзе рәхәт, үзе бер матурлык, – ди Фирзәр үзе.
Гаиләсе дә бик матур Фирзәрнең. Тормыш иптәше Рәлия белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Беренче улларына 9 яшь, икенчесе әле 2 яшьлек кенә. Әниләре белән бик тату итеп яшиләр. Рәзинә апа да балалары өчен сөенеп туя алмый.
Мондый егетләр булганда хыяллар тормышка ашмый калмас. Игеннәр уңар, уңышлар мул булыр.
/ Фото Энҗе Галиәхмәтовадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев