Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылда яшәүчеләр муен флегмонасы авыруларына ешрак бирешә

“Авыруның сәбәпчесе – вакытында дәваланмаган тешләр һәм тонзиллит”, - диде Республика клиник хастаханәсенең лор бүлеге башлыгы.

Авыл җирендә яшәүчеләр арасында муен флегмонасы авыруы ешрак очрый. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Матбугат очрашуы 14-23 гыйнвар аралыгында республикада узган “Лор органнары авырулары профилактикасы” декадасы нәтиҗәләренә багышланды.

“Муен флегмонасы авыруы тиз арада баш калкыта. Ул 7-12 көн эчендә күзәтелергә мөмкин. Авыруның төп сәбәпчесе – тонзиллит”, - диде Республика клиник хастаханәсенең отоларингология бүлеге башлыгы Марат Гыйләлев.

  • Муен флегмонасы – тире астындагы май күзәнәге авыруы. Авыру вакытында муенның йомшак тукымасын патоген бактерияләр зарарлый. Нәтиҗәдә, муенга үлек җыела. Вакытында дәваланмаган очракта кеше үләргә мөмкин.

“Әлеге авыруга авыл җирендә яшәүчеләр ешрак бирешә. Кариесны вакытында дәваламау, тешләрне вакытында алдырмау кебек стоматология авырулары да үлеккә әйләнеп, муен авыруларына китерә”, - диде табиб. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев