Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл мәктәбендә укучылар авыл хуҗалыгы өлкәсендә файдалы булган роботлар ясаячак

Республикада АгроНТИ-2019 Бөтенроссия бәйгесенә теркәлү башланган.

Республикада авыл мәктәбендә укучылар өчен АгроНТИ-2019 Бөтенроссия бәйгесенә теркәлү башланган. Бу хакта "2014-2020 елларга Татарстанның авыл яшьләре" программасын гамәлгә ашыру уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин хәбәр итте.

Авыл мәктәбендә укучылар авыл хуҗалыгы өлкәсендә файдалы булган роботлар ясаячак. 

“АгроНТИ-2019 бәйгесе РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Аның максаты - авыл мәктәпләрендә белем алучыларны авыл хуҗалыгында эшләп килүче югары технологияле проектлар белән якыннан таныштыру. Заманча, мәгълүмати технологияләр авыл хуҗалыгы тармагында җитештерү күләмен дә арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Авыл мәктәбендә укучылар авыл хуҗалыгы өлкәсендә файдалы булган роботлар ясаячак”, - дип билгеләп узды ул.

Ярышлар дүрт юнәлеш буенча узачак: Агрокоптерлар, Агроботалар, АгроКосмос һәм АгроМетео. Конкурста катнашу өчен "АгроНТИ-2019" рәсми сайтында гариза тутырырга кирәк. Катнашучыларга барлык дүрт юнәлеш буенча да теркәлергә мөмкин. Һәр өлкә буенча махсус биремнәр каралган.

Наил Хәмидуллин әйтүенчә, бәйгегә теркәлү дәвам итә. Анда 5-10 сыйныф укучылары катнаша ала. “Сайлап алу этабы апрель аенда планлаштырылган. Бәйге дүрт этаптан тора. Беренче этап май аенда Казан дәүләт аграр университетында, икенче этап август аенда Әлмәттә узачак. Конкурсның барлык номинацияләре буенча финал этабы сентябрьгә билгеләнгән. Җиңүчеләр Мәскәүдә узачак “Алтын көз-2019” агросәнәгать күргәзмәсендә катнашу мөмкинлегенә ия булачак”, - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев