Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Язучылар берлеге чәчмә әсәрләр бәйгесе игълан итте

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр 14 апрельдә тапшырылачак.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Татарстан Язучылар берлеге авыл тормышын, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре эшчәнлеген, җир кешесенең рухи-әхлакый дөньясын, авылдагы  иҗтимагый-социаль тормышны яктыртуга багышланган чәчмә әсәрләргә конкурс игълан итә. Бу турыда берлекнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйге ябык тәртиптә үткәрелә. Псевдоним-тәхәллүс белән имзаланган әсәрләр компьютерда җыелган һәм электрон вариантта булырга тиеш. Автор турындагы белешмә (фамилиясе, исеме, атасының исеме; туган елы; яшәү урыны һәм телефоны) аерым конвертта җибәрелә. Конкурска моңарчы матбугатта басылмаган яңа әсәрләр кабул ителә.

Бәйгедә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган, авыл җирлегендә яшәп иҗат иткән каләм ияләре дә катнаша ала. Андый авторлар үз тәхәллүсләре янәшәсендә (җәяләр эчендә) «Авыл» дигән шартлы билгене дә өстәп язарга тиеш.

Конкурс өч номинациядә: роман, повесть; пьеса;  хикәя була. Һәр номинациядә өчәр урын билгеләнә. Бәйге портфелендәге әсәрләргә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре катнашындагы махсус жюри бәя бирәчәк.

Реклама

«Роман, повесть» номинациясендә I урын – 150 000 сум, II урын – 100 000 сум, III урын – 50 000 сум; «Пьеса» номинациясендә I урын – 100 000 сум, II урын – 70 000 сум, III урын – 30 000 сум; «Хикәя» номинациясендә I урын – 50 000 сум, II урын – 30 000 сум; III урын – 20 000 сум белән бүләкләнә. Җиңүчеләргә бүләкләр 14 апрель көнендә тапшырылачак.

Конкурска тәгаенләнгән әсәрләр Татарстан Язучылар берлегенә (420012, Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14нче йорт) 2020 елның 30 мартына кадәр җибәрелә. Әсәрләр электрон вариантта һәм 6 нөсхә басма вариантта булырга тиеш.  Бәйге турында өстәмә мәгълүматларны Татарстан Язучылар берлегеннән (843)236-97-71 телефоны аша алырга мөмкин. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X