Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәлак булган уҗымнар өчен акчалата ярдәм алырга мөмкин

Гомуми зыян 1,6 млрд сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кышын һәлак булган уҗымнар өчен Россия Федерациясе министрлыгыннан финанслау алырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференцясендә Татарстанның Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.

Илдус Габдрахманов сүзләренчә, Татарстанда 553 мең гектар уҗым чәчелгән булса, шуның 218 гектары һәлак булган. “Гомуми зыян 1,6 млрд сум тәшкил итте. Әлегә Мәскәү экспертиза уздыра. Өлешчә булса да, финанслау ярдәмен көтәбез”, - диде ул.

Реклама

Мәгълүм булганча, аеруча Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы районнарына зыян килгән. “Хәзер инде без уҗымнарның төрле сыйфатлы сортларына өстенлек бирәбез, алар корткычларга, авыруларга каршы эшкәртелә”, - диде ул.

“Тәҗрибә буенча безнең мондый ситуация 2010 елда күзәтелгән иде. Ул елда республикада барлыгы 700 мең тонна ашлык җыеп алган идек. Ул вакытта безгә зыян салган сумманың 50 проценты кире кайтарылды”, - диде спикер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X