Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл халкының һәм кече хуҗалыкларның эшлекле активлыгын арттыру буенча киңәшмәләр узачак

Семинар-киңәшмәләрдә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Татарстанда 2018 елның 26 ноябреннән 6 декабренә кадәр авыл халкының һәм кече хуҗалыкларның эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Семинарлар Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов катнашында узачак.

Семинар-киңәшмәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә  ярдәм итү, шәхси  ярдәмче  хуҗалыкларда сыерлар санын саклап калу буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Иң яхшы авыл җирлекләре, гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыклар бүләкләргә ия булачак.

26 ноябрьдә мондый чара Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында Лаеш шәһәренең Мәдәният Йортында узачак. Анда  Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче муниципаль районнары катнаша.

29 ноябрьдә семинар Кайбыч муниципаль районында Кайбыч авылы Мәдәният Йортында узачак. Катнашуга Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары чакырыла.

4 декабрьдә әлеге чара Спас муниципаль районында  Болгар шәһәренең  Мәдәният Йортында  узачак.  Анда Аксубай, Алексеевск, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнары катнаша. 

6  декабрьдә  әлеге чара Сарман муниципаль районында Сарман авылы Мәдәният Йортында узачак. Анда Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай, Ютазы  муниципаль районнары катнаша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев