Якты юл
  • Рус Тат
  • Авыл халкына зур ярдәм булачак

    Киләсе елдан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дип аталган яңа программа эшли башлаячак.

    Әллә кыш килә инде?

    Авыл хуҗалыгы сәнәгатенең төп бурычы — авылларда эшләүче кешеләрнең санын саклап калу, шул исәптән яңа белгечләрне җәлеп итү. Кичә Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында чыгыш ясаган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әнә шулай дип әйтте.

    Иң элек җитәкче эшләнгән эшләр, җыеп алынган уңыш, фермерларга бирелгән ярдәм турында хисап тотты. «Агростартап» программасы буенча грант алырга 132 кеше гариза тапшырганлыгын, шуларның 103е дәүләт ярдәмен алганлыгын әйтте. Ә менә «Башлангыч фермер» программасы буенча грант алырга дәгъва кылучы 82 кешенең нибары 42сенә генә бәхет елмайган икән. Бу саннар комитетта утырган депутатларда сорау тудырды. Алар ни өчен күпчелек кешенең гаризасы канәгатьләндерелмәве белән кызыксынды.

    — Әлеге программада төп шартларның берсе — фермерларның Росреестр аша теркәлгән биналары, җирләре булу. Кызганыч, эш башлаучы кешеләрнең күбесенә җирләрне теркәү авыр. Аннан соң грант отар өчен тагын бер шарт үтәлергә тиеш. Дәгъва кылучының үз счетында бирелә торган ярдәмнең 40 проценты булуы кирәк. Күпчелегендә тиешле сумма булмау сәбәпле, алар грант ота алмый, — дип аңлатты аларга министр урынбасары.

    Аның сүзләренә караганда, бүген авыл хуҗалыгы сәнәгате тармагында 67 мең кеше эшли. Аларның нибары тугыз проценты гына — яшьләр. Уйландырырлык саннар, шулай бит? Теләгән кешегә эше дә бар. Вакантлы урыннар буш тора, дип тә ышандыра җитәкчеләр. Хәер, хөкүмәт яшьләргә ярдәм дә итеп тора. Авылда калучыларга субсидияләр, өстәмә акча да бирелә. Киләчәктә бу ярдәмнәр тагын да зуррак булачак.

    — Моңа кадәр «2013–2020 елларга Татарстан авыл хуҗалыгын үстерү һәм продукция, чимал һәм җитештерү базарын җайлау» дәүләт программасы эчендә «Авыл территорияләрен үстерү» программасы эшләп килде. 2003–2019 елларда әлеге программаны финанслау 20,8 млрд сумны тәшкил итте. Ул 11 юнәлешне үз эченә ала. Авылда торак белән тәэмин итү, инженерия челтәре, социаль-мәдәни объектлар, сәламәтлек саклау, мәйданчыкларны комплекслы төзекләндерү, юллар. Быел ул тәмамлана, — ди Ришат Хәбипов.

    Әлеге программа нәтиҗәсендә 14,2 мең гаилә яшәү шартларын яхшырткан, авылда 1270 мең квадрат метр торак сафка баскан. Киләсе елдан исә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дип аталган яңа программа эшли башлаячак. Җитәкче аңлатуынча, әлеге программа өчен 2020–2025 елларга 2 трлн 300 млрд сум акча каралган. Шул исәптән, 1 трлн сумы федераль казнадан бүлеп биреләчәк.

    — Программада төрле юнәлешләр бар. Шулай да алар арасында безнең өчен иң куандырганы — яшьләрне торак белән тәэмин итү. Авыл хуҗалыгы министрлыгына бик зур рәхмәт. Алар финанслауны өч тапкырга арттыра алган. Республикада бу программа эшли башлагач, үзгәрешләрне авылларыбызда сизәчәкбез, — диде Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев журналистлар белән аралашкан вакытта.

    «Ватаным Татарстан», Зөһрә Садыйкова

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: