Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл җирлекләрендә агач утырталар

6 октябрьдә республикада бердәм агач утырту көне игълан ителгән иде. Бу акциягә тукайлылар да кушылды, җирлекләрдә яшь агач үсентеләре тамыр җибәрде.

Әлеге чара кысаларында Сәет авылында да урамнарга һәм мәчет ишегалдына агачлар утыртылды. Бу чарада авылдашыбыз, милли шура рәисе Васил Шәйхразыев тормыш иптәше белән, «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев, авыл халкы һәм кайткан кунаклар катнашты, дип яза Сәет авылы клубы мөдире Айсылу Габдрахманова.
Алабуга урманчылыгының район участок урманчысы Ирек Сафинның хакимияттә үткән киңәшмәдә әйтеп китүенчә, урманнар безнең территориядә нибары 17 процентны гына били. Район башлыгы Фаил Камаев бу күрсәткечне арттыру бурычын куйды һәм барлык авыл җирлекләрен урман утырту акциясендә катнашырга чакырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев