Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл башында – чүплек

Иске Гәрдәле авылы бик матур урында, тау битендә урнашкан. Тик менә бер нәрсә башка сыймый – табигатьнең гүзәл почмагына сыенып утырган авылны үз халкы чүплеккә күмә. 

Икмәк басуы янәшәсендә барлыкка килгән бу чүплек ничәмә-ничә еллар буе тирә-якны ямьсезләп ята инде. Шунысы аяныч, анда чүп-чар елдан-ел өстәлә бара. Иске такталар, башка төзелеш калдыкларын да китереп аударганнар бирегә, чүпрәк-чапраклар да ташлаганнар, тирескә кадәр түгеп киткәннәр. Шунда ук иске телевизор, суыткыч калдыклары ята. Бик ямьсез күренеш. Шәһәргә якын урнашкан кайбер авыллар тирәсендә мондый санкцияләнмәгән чүплекләр бакчага баручылар яисә башка юлчылар ташлап киткән калдыклардан барлыкка килә. Ә монда үз авыл кешеләре?! 
Әҗмәкәй җирлеге башлыгы Рамил Адиев сүзләренчә, авылга атнага ике тапкыр чүп җыю машинасы килә, халык көнкүреш калдыкларын шунда чыгара. Ә төзелештән калган калай-шифер, такталарны, ягъни эре чүпне ташлар өчен чүп җыючы оешмага гариза язарга, махсус машина чакыртырга кирәк. Искегәрдәлеләрнең алай мәшәкатьләнәсе килми күрәсең. 
– Кайберәүләр, шулай итеп, үз техникасы белән чүпне күрер күздән ерак почмакка аударып китүне күпкә кулайрак күрә. Җиңелрәк тә, тизрәк тә. Сирәк-мирәк көнкүреш калдыкларын шәһәрдән алып килеп ташлаучылар да очрый, – ди ул.
Сораша, сөйләшә башласаң, бер кеше дә монда мин чүп ташладым дип тормый. Җирлек башлыгы сүзләренчә, чүплекне бетерү өстендә эш алып барыла. «Бюджетта мондый масштаблы чүплекне юк итү каралмаган. Шулай да без аны әкренләп җыештырып торабыз. Аңа тотылган акчаны тирә-юньне төзекләндерүгә юнәлтсәк файдалырак булыр иде», – ди ул. 
Хәзер әлеге ситуация катгый контрольгә алынды. Чүплек һәрдаим игътибарда булачак. Табигатькә зыян салган гражданнарга 1 меңнән 2 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 10 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 250 мең сумга кадәр административ штраф салыначак. 
5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне. Бу көнне кешеләр тирә-як мохит өчен җаваплылык алу һәм җиребезне яклауда катнашу мөмкинлегенә ия. Бәлки бу эшкә искегәрдәлелеләр дә, ниһаять, алыныр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев