Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Августта балаларга 10 мең сум түләнәчәкме?

Моңа кагылышлы булдырылган петициягә 140 меңнән артык кеше имза куйган.

Русия парламентының түбән палатасында август аена Пенсия фондыннан 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү вакытын озайтуга карата уңай фикерләр әйтелде.

Исегезгә төшерәбез: 16 яшькә кадәрге балаларга түләүләр Президент Владимир Путин тарафыннан кертелде. Июньдә гаиләләр 3 һәм 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум акча алды. Июльдә акча кабат түләнде, бу юлы яшь диапазонын туганнан алып 16 яшькә кадәр киңәйттеләр. Шул ук вакытта җәмәгатьчелек әти-әниләргә балаларын мәктәпкә җыярга ярдәм итү өчен хакимияттән тагын бер шундый түләүне үткәрүне сорый.

Реклама

Моның өчен русиялеләр хәтта Change.org сайтында тиешле петиция булдырды, бүгенге көнгә ул инде 140 меңнән артык имза җыйган. Парламентның түбән палатасы депутаты Михаил Тарасенко журналистларга белдерүенчә, августта мондый түләү Русия гаиләләренә бик кирәк. Депутат сүзләренчә, янә акча бүлеп бирү турындагы сорауның куелышы корректлы, чөнки илдә коронавирус эпидемиясе әле тәмамланмаган. Кайбер предприятиеләрдә элеккечә COVID-19 аркасында чикләүләр гамәлдә, ә күп гражданнар әле һаман да вирус аркасында югалткан эшләрен таба алмыйлар.

Фото:detki.co.il

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев