Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һава торышын иң яхшы балалар тәкъдим итә

Газетабыз битләрендә өр-яңа стильдә һава торышы сәхифәсе чыга башлады. Хәзер без аны балаларның фотосурәтләре белән бирәбез. Узган санда райондашларыбызга һава торышын Комсомолец мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы, җырчы кыз, «Йолдызлык» бәйгесенең суперфиналисты Самира Галиуллина тәкъдим итте. 

Сез дә үз балагызны газета битләрендә күрергә телисезме? Алайса, безнең Инстаграм (yakti_ul) социаль челтәренә балагызның фотосын юллагыз. Баланың мәктәпкәчә яшьтән алып 14 яшькә кадәр булуы төп шарт булып тора. Фото астында «Һава торышы» дигән язу булырга тиеш. Шулай ук баланың яшәгән җирлеге исеме, мәктәп яки балалар бакчасы атамасы, яше, исем-фамилиясе һәм ирешелгән уңышлары, элемтә өчен әти-әнисенең телефон номеры күрсәтелергә тиеш. 
Әйдәгез, балаларыбызны матурлыкны күрергә, үзләрен күрсәтә белергә өйрәтик. Районыбыздагы һава торышын бергәләп үзгәртик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев