Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атна азагына Татарстанда җылытачак

12 гыйнварда көньяк төбәкләрдә температура -3 тән +2 градуска кадәр булуы көтелә.

Республика синоптиклары ялларда Татарстанда шактый җылытачак дип фаразлый. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

11 гыйнварда көндез һава температурасы 9 градус салкын була. 12 гыйнварда көндез -3 һәм -8 градус көтелә. Көньяк төбәкләрдә температура -3 тән +2 градуска кадәр булуы көтелә.

Шул ук вакытта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Җомга көнне көньяк-көнбатыштан җил тизлеге секундына 16 метр булыр дип көтелә. Шимбә көнне  көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев