Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атлар – горурлыгыбыз!

«Ярыш» хуҗалыгы атлары республикакүләм бәйгеләрдә бер-бер артлы җиңүләр яулый. Шушы көннәрдә генә Лениногорск районында узган «Аударыш» ТР чемпионатында безнең малкайлар тагын җиңеп кайтты. Мәртәбәле ярышта районның татар токымлы өч аты чемпион булды. Спортчы атлар, аларны җиңүләргә әзерләүнең нечкәлекләре турында хәбәрчебез белешеп кайтты.

«Ярыш» районда алдынгы хуҗалыкларның берсе буларак билгеле. Ул иген үстерү, терлекчелек тармагы буенча бик көчле. Өстәвенә, биредә ат тоталар. Араларында аеруча кыйммәтлеләре – Орловский, Американский, Русский рысак, чиста токымлы инглиз, гарәп, Буденновская токымлы чабышкы атлар. Алар бүгенге көндә «Тулпар» атлы спорт мәктәбендә тәрбияләнә. Мондый атларга махсус шартлар, тиешенчә туклану hәм аерым карау кирәк. 
– Атлар зур игътибарда. Һәрберсенә караучы беркетелгән. Алар атны тоту урыны өчен дә, ашату өчен дә, сәламәтлеген күзәтү өчен дә җавап бирәләр. Ат чабышларына да алар әзерли, – дип сөйли «Тулпар» атлы спорт мәктәбенең өлкән инструктор-методисты Нәсим Гыйләҗев.
Нәсим Зөфәрович әлеге мәктәпкә нигез салучы. Атлар турында аннан да яхшырак белүче юктыр. Атларның холкын, аларның чыдамлыгын, сәләтен ул бер караудан билгели. «Атлар белән эшләү өчен сабыр булырга, ә иң мөhиме, аларны ярата белергә кирәк», – ди белгеч. Шушы көннәрдә узган бәйгеләрне искә алып, «Ярыш» хуҗалыгы атларының ирешкән уңышлары турында куанып сөйли ул.
– Берничә ел рәттән республика, Россия күләмендә бу атлар Тукай районын җиңүчеләр рәтенә чыгара. «Аударыш» чемпионатында да шулай булды, – ди ул.
Тарихтан билгеле, аударыш – татар халкының милли уен төре. Аны татарлар Бөек Октябрь революциясенә кадәр үткәрә торган булганнар. Бер гасыр вакыт узгач, ул яңадан кайтарылды. Район Сабантуйларында, Саба районының Миңгәр авылында уза торган җыеннарда халыкның иң яраткан бәйгесенә әйләнде.
– Күптән түгел Арчада «Ат көне» зурлап үткәрелде. Бу чарада аударыш, ат чабышы, «Иң үрнәк арба», «Иң тиз йөк ташучы» бәйгеләре узды. Анда «Ярыш» хуҗалыгы атларының Рашен исемле токымлы аты чыгыш ясап, беренче урынны Марина Арканова яулады. Ул «Тулпар» атлы спорт мәктәбендә 4 елдан артык эшли, – дип таныштырды Нәсим Зөфәрович җайдак кыз белән. 
Марина Аркановага нибары 19 яшь. Атлар белән мавыгуы – нәселдән. Әнисе дә күп еллар биредә эшләгән. Бүген Марина үзе дә атларсыз яши алмый.
– Бу маллар аерым игътибар сорый. Аларны тиешенчә иртәнге сәгать 4тә үк ашатабыз. Аннары ипподромга алып чыгабыз. Сәгать ярымлап йөрибез. Ярышлар алдыннан атларга бер көн ял бирәбез. Ягъни аларны чаптырмый, атлатып кына йөртәбез. Ат яхшы нәтиҗәгә ирешсен өчен тренировкалардан тыш, тукландыру да бик мөhим. Көнгә өч тапкыр солы бирелә. Рационда – чөгендер, акбур, күкерт азыгы, пешкән җитен, эре тоз, печән, витаминнар. Әлбәттә, атлар теләгән кадәр су эчә, – дип сөйли Марина Арканова. 
Арча районында үткән «Ат көне»нә барганда Марина үзенең җиңеп кайтачагына бер дә шикләнмәгән. Җиңү яулар өчен ул аты Рашен белән зур көч куйган. Тренировкаларны калдырмаганнар. Моннан тыш, җайдак үзен дә тиешле формада тоткан. «Чабышта 40, 80, 120 чакрым дистанцияне үтәргә кирәк иде. Атымның тизлеге дә, түземлеге дә сыналды. 2400 метр арада 10 көндәшем белән көч сынаштык. Бәхет безгә елмайды», – ди кыз. 4 октябрь көнне дә Марина чираттагы җиңүгә иреште. Казан шәhәрендә узган «Ияр өстендә» бәйгесендә Тукай районы өчен чыгыш ясап, ул өченче урынны яулады. 
Маринаның хезмәттәшләре Александр Кулаков, Инсаф Хөсәенов hәм Владислав Сосунов та аннан калышмый. Егетләр өчесе дә «Тулпар» атлы спорт мәктәбендә эшли, өчесе дә «Ярыш» хуҗалыгының атларын тәрбияли.
«Аударыш» бәйгесендә 80 килограмм үлчәү авырлыгында беренчелекне Александр Кулаков, өченчене Владислав Сосунов яулады. Инсаф Хөсәенов исә 80-90 килограмм авырлык категориясендә беренче урында. Егетләрнең әйтүенчә, ике җайдак бер-берсен ат өстеннән егып төшерү өчен тырышалар. Тагын бер шарт – бары тик көндәшенең биленә бәйләгән сөлгесен генә тартырга мөмкин, – дип аңлата алар. 
Ижевск шәhәрендә бөтенроссия фестивалендә «Ярыш» хуҗалыгының Орловский рысак аты белән чыгыш ясаган Анастасия Шәвәлиеваның да хезмәте мактауга лаек. Ул – ике көн эчендә дүрт призлы урын яулап, район данын яклаган җайдак.
– Кувшинка исемле атым миңа уңыш китерде. Ярышның беренче көнендә дүрт яшьлек hәм өлкәнрәк атлар арасында без аның белән 2400 метрга чаптык, икенче көнне атның буй-сыны, вәкарьлеге дә югары бәяләнде, – ди зоотехник Анастасия Шәвәлиева. 
Татар халкы гомер-гомергә атлар тоткан. Бу малкайлар муллык, бәрәкәт hәм көчлелек билгесе. «Үзебезнең хуҗалыкка шундый токымлы атлар алуыбызның хикмәте дә шунда. Бүген, алдынгы техника заманында, аларны файдаланмасак та, борынгыдан килгән ихтирамлы карашны югалтмыйча атлар асрап, моның белән горурланып яшибез. Алар безнең мәхәббәткә җавап итеп, исемнәребезне мәртәбәле ярышларда яңгырата», – ди «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев