Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атлар гаеплеме?

Редакциягә «Боерган авылында атларга атканнар. Өчесе үлгән, бишесе җәрәхәтләнгән» дигән күңелсез хәбәр килеп иреште... Кем аткан? Ни өчен? Шушы сорауларга җавап табар өчен без Боерган авылына юл тоттык. Алена Фазылова.

Атлар фермер Фаил Хөснетдиновныкы. Ул безгә хәлнең ничек булганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. 
– Бу хәл узган шимбә көнне булды. Минем атлар 15 сәгать 30 минутлар тирәсендә көтүлектән кайтып утарларына кергәннәр. Капка ачык булгач, кире чыгып Колыш ягына киткәннәр. Шунда атларыма атканнар да инде. Моны күрүчеләр дә булган – балык тотучылар, аучылар күргән. Бер авылдашыбыз сүзләренчә, атларга кара төстәге джип машинасыннан ир-ат аткан. Егерме минут эчендә атлар чабып кире утарга кайткан. Мин үзем ул вакытта пай җирләренең торышын тикшерергә килгән белгечләр белән басуда идем. 
«Бер колының үләргә ята. Аягына баса алмый. Тиз генә суярга кирәк», – дип миңа авыл көтүчесе Илшат Фәттахов шалтыратты. Мин район ветеринар табибларына ярдәм сорап мөрәҗагать иттем. Утарга барып җитсәм, биш атымның сыртларыннан кан ага. Берсе – авыр йөк ташучы, токымлы атым хәлсезләнеп көчкә басып тора. Бик каты яраланган. Корсагына, арт санына атканнар. Кызганыч, ярдәм итеп булмады, ике сәгать дигәндә җәфаланып үлде малкай. 
Ул гына булмады, миндә эшләүче көтүче тагын бер ат үлгәнен хәбәр итте. Анысы Орловский рысак токымыннан Монгол исемле чабыш аты. Сабантуйларда катнашырга әзерләгән атым иде ул...
Мин шунда участковыйга мөрәҗәгать иттем, полициягә гариза яздым. Ветеринарлар да килеп биш атымны карады, аларга ярдәм күрсәтте. 
Каты яраланып, аягына баса алмый басуда ятып калган атым авыр йөк ташучы токымнан иде. Икенче көнне ул ат әкренләп басты, йөри дә башлады, сулар эчте, тик ике көн үткәч анысы да үлде. Берьюлы өч атымны югалттым, – дип сөйләде «Хөснетдинов» крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкләүче, атлар хуҗасы Фаил Хөснетдинов.
Бу фаҗигале хәбәр Боерган авылында тиз таралган. Кайберәүләр малны җәлли. Кемнең кулы барды микән бу җинаятькә дип баш вата. Кайберәүләр, киресенчә, фермерны гаепли. Хайванны асрагач, җыеп, карап йөрергә дә кирәк, берәүнең дә үз басуын таптатасы килми бит. 
– Тиккә генә атмаганнардыр инде. Я кеше басуына кергәннәрдер? Шулкадәр атлар кырылгач, әлбәттә, күңелле түгел. Ничек куллары барган, гөнаhы ни тора. Ул җан ияләренең ни гаебе бар – асрагач, атларны тиешенчә карарга кирәк, билгеле. Фермерның көтүлеге зур. Сыерларын да, атларын да бер көтүче көтә. Ничек җитешсен ул? – диде безгә Боерган авылында яшәүче Илшат Фәттахов.
Бүгенге көндә фермерга килгән зыян буенча тикшерү эшләре бара. Бу турыда безгә район полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек башлыгы Илназ Байдуганов хәбәр итте. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X