Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ата-аналар бердәм дәүләт имтиханында белемнәрен сынады

26 февраль көнне район мәктәпләрендә белем алучы укучыларының ата-аналары «Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыру көне» дип аталган Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ата-аналар балаларның имтихан бирү процедурасы белән танышты. Үз белемнәрен тикшерде.

Чара Яңа поселогының мәктәбендә үтте. Имтихан тапшырырга районның 20 мәктәбеннән чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары килде.

Акциядә катнашучылар паспортларын күрсәтеп металл эзләгеч рамкасы аша үтеп тиешле кабинетка юнәлде. Оештыручылар барасына да контроль үлчәү материалларын өләште, соңыннан инструктаж үткәрде. Кесә телефоннары, шулай ук, белешмәләр белән кулланырга, үзара сөйләшергә hәм кабинеттан рөхсәтсез чыгарга ярамаганын катнашучыларны алдан ук кисәтеп куелды.

Ата-аналар зур игътибар белән бланкларны тутырырга кереште. Имтихан ике өлештән тора.  Берсе – җавап вариантларын сайлап  алу мөмкинлеге белән җиде сорау. Икенчесе – инша язу. Җаваплар бирү өчен аларга нибары 30 минут вакыт бирелде.

  • Бүген бар белгән белемнәремне күрсәттем. Инша язуы гына кыенрак булды. Мәктәпне бетергәнгә 40 ел үтте бит инде. Имтихан бирү бик дулкынландыргыч, – дип уй-фикерләре белән уртаклашты 57 яшьлек Мусабай-Завод авыл җирлегеннән килгән Әхтәм Шакирзянов. Ул бу көнне беренче булып җавапларын тапшырды.

Сүзгә Комсомолецтан килгән Татьяна Филимонова да кушылды. Имтиханга ул берничә көн кызы белән әзерләнгән.

  • Кичә барысын да кабатладым. Шуңа күрә биремнәр алай авыр кебек тоелмады. Барысына да җаваплар яздым. Кызым да мине озатып, уңышлар теләп калды. Имтиханның нәтиҗәсе яхшы булыр дип өметләнәм, – диде ул.

Татарстан поселогында яшәүче Тәнзилә Борһанова да бердәм дәүләт имтиханың җитдилеген, имтихан барышында эмоциональ яктан киеренкелек югары икәнен билгеләп үтте.

Реклама

Ата-аналарның имтихан эшен район мәгариф  идарәсе экспертлары урында ук тикшерде.

  • Һәр ел саен оештырыла торган акция балаларга һәм ата-аналарга БДИга әзерлек белән бәйле артык киеренкелекне бетерергә, имтихан тәртибе белән таныштырырга ярдәм итү максатыннан оештырыла. Бүген ата-аналар балаларының ничек имтихан бирүләрен ачык күрде. Әти-әниләрнең яртысы эшен уңышлы язган, – дип белдерде районның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сания Дәүләтшина.  

Алена Фазылова фотосы.

Имтихан тапшырырга районның 20 мәктәбеннән чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X