Ашлыкның алтынга әйләнер чагы җитә
Белгечләр уздырган дөньякүләм тикшеренүләр нәтиҗәсеннән күренгәнчә, бодай бәясе киләчәктә 94 процентка артачак.
Татарстанда елның шактый катлаулы килүенә карамастан, 3 миллион 850 мең тоннадан артык ашлык, 2 миллион 100 мең тонна шикәр чөгендере, 1 миллион 200 мең тонна бәрәңге, 406 мең тонна яшелчә һәм башка төр культуралар уңышы җыеп алынды. 1 миллион 500 мең тонна терлек азыгы әзерләнде.
Танылган галим, авыл хуҗалыгы икътисады үзәге җитәкчесе Андрей Папцов әйтүенчә, Җирдә өзлексез дәвам итүче табигать үзгәрешләре, аерым алганда, әйләнә-тирә мохитнең төрле тискәре тәэсирләргә дучар ителүе нәтиҗәсендә соңгы ун елда табигать бәла-казалары 1,5 тапкыр арткан. Нәтиҗәдә, бары узган елда гына да Җир шарының 51 илендә яшәүче 124 миллион кеше азык-төлек кытлыгы, аерым очракларда ачлыкка дучар булган.
Дөньяда иң зур байлыкларга ия, иксез-чиксез сөрү мәйданнары булган Россиядә дә тулаем алганда, табигать шартларыннан килгән зыян күләме дистәләрчә миллиард сум белән исәпләнә. Кешелек дөньясы тарафыннан озак еллар дәвамында һаваны газ калдыклары белән агулау, атмосферага башка бик күп зыян салуның авыл хуҗалыгына да тискәре тәэсире зур. Бу юнәлештә уздырылган өйрәнүләр нәтиҗәсеннән күренгәнчә, сөрү җирләренә килгән зыян нәтиҗәсендә Россиядә ашлык уңышы күләме елдан-ел кимүгә таба бара. Авыл хуҗалыгы буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты галимнәре раславынча, Идел буе федераль округына керүче төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да 2050 елга кадәр бөртеклеләрнең уңышы 30 процентка кадәр кимергә мөмкин.
Галимнәр әйтүенчә, ашлык уңышы кимү галәмәте илнең көньяк-көнчыгыш районнарын да әйләнеп узмаячак. Аларда бөртеклеләр уңышы 25 процентка кимергә мөмкин. Россиянең көньяк төбәкләрендәге җирләр бодай үстерүгә бөтенләй яраксызга әйләнәчәк, дип фаразлый РФ авыл хуҗалыгы метеорологиясе фәнни-тикшеренү институты галимнәре.
Татарстанда да табигать шартлары елдан-ел катлаулана. Аеруча дым җитешмәү үзен нык сиздерә. Республиканың дистәдән артык районында сөрү җирендәге дым катламы башка еллардагы уртача күрсәткечнең яртысы күләмендә генә булды. Корылык аеруча Буа, Тәтеш, Апас, Кайбыч районы игенчеләрен борчуга салды. 17 районда корылык нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәл дә кертелде.
Дөрес, игенчелектә технология таләпләре буенча, чәчү структурасын төгәл үтәгән, вакытында җитәрлек күләмдә ашлама кертә алган хуҗалыклар табигать көйсезлекләренә әллә ни бирешмәде. Әмма сөткә һәм җитештерелгән башка төр продукцияләргә гадел бәя булмагач, хуҗалыклар әлегә анысын да җиренә җиткереп башкара алмый. Аеруча ашлама туплау буенча кыенлыклар бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган максат – гектарына 70 килограмм күләмендә минераль ашлама туплау байтак хуҗалыклар өчен шактый кыен бурыч булып кала. Хуҗалыкларда тупланган ашлама күләме әлегә гектарына нибары 8 килограмм чамасы гына. Бүген алып калмаганда, ашлама язга таба тагын да кыйммәтләнәчәк, дип кисәтә белгечләр.
Бәяләр дигәннән, ашлык бәяләре көзге якта бераз артса да, Татарстан хуҗалыклары аны әлегә сизмәде дә диярлек. Кызганыч, продукция җитештерә белсәк тә, аны тиешлечә сатарга өйрәнә алганыбыз юк. Шуның аркасында ел саен хуҗалыклар бик зур суммада акча кеременнән колак кага.
Ә бит ашлык җитештерүнең мәшәкате генә түгел, чыгымнары да арта. Бер яктан – табигать бәла-казалары чабуга ябышса, икенче яктан – алыпсатарлар артка тарта. Мондый шартларда кайберәүләрдән, хуҗалыкларда терлек асрау, ашлык җитештерү, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүнең файдасы калмады, дигән сүзләр дә ишетергә туры килә.
Галимнәр исә икенчерәк фикердә. Алда әйтелгәнчә, Җирнең глобаль җылынуы, табигать көйсезләнүләре һәм башка сәбәпләр белән җитештерүнең кими баруы үз чиратында ашлык бәяләренең артуына китерәчәк, ди академик Андрей Папцов.
Дөньякүләм фаразлар да шуны раслый. Җир шарындагы халык санының 2050 елга 9 миллиардтан артып китүе һәм ашлык җитештерү күләме кимү сәбәпле, ашлык – 39, дөге – 62, кукуруз – 63, соя бәясе 72 процентка күтәреләчәк.
Азык-төлек сәясәте буенча Халыкара фәнни-тикшеренү институты белгечләре уздырган дөньякүләм тикшеренүләр нәтиҗәсеннән күренгәнчә, бодай бәясе киләчәктә 94 процентка артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев