Армиядә кыерсыту дигән әйбер юк, солдатның тәнен көнгә өч тапкыр тикшерәләр
Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш тәмамлану алдында. Безнең районнан әлеге чакырылышта армиягә 39 егет китте. Соңгы озату бүген – 6 июльдә булды. Егетләрне озату белән беррәттән, узган ел хәрби бурычларын үтәргә киткән егетләрне каршы ала башладык. Киткән 40 егетнең инде күбесе туган авылларына кайтып төштеләр.
Авылдашым, Теләнче Тамак егете Эмиль Закиров армия сафларына узган елның 15 июнендә чакырылган иде. Зурлап, барлык дуслар белән җыелышып озаттык үзен. «Исән-сау гына әйләнеп кайт син, кайткач газетага статья әзерләрмен, армиядәге чынбарлыкны сөйләрсең», – дигән идем мин аңа озату кичәсендә. 15 июнь көнне, нәкъ бер ел узгач, Сабан туйлары алдыннан, Эмиль туган авылына исән-сау әйләнеп кайтты. Димәк, вәгъдәне тормышка ашырыр вакыт җитте.
Эмиль үзе кечкенәдән үк көрәш белән мавыкты, махсус күнегүләр ясый иде, гомумән, һәрвакыт үзенең физик әзерлегенә басым ясады. Дуслары өчен ачык йөзле, мәкерсез, һәрвакыт ярдәм кулы суза торган кеше булды. Начар юлда йөреп ата-анасын борчымады, Казан федераль университетының Чаллы шәһәре филиалында белем алды һәм шул ук вакытта эшләде дә. «Егет кешенең тормыш башлар алдыннан кулында һөнәрле икәнлеге турында дипломы булырга һәм ул армия сафларында хезмәт итеп кайтырга тиеш. Диплом эшен яклыйм да, армиягә китәм», – ди иде ул. Шулай итте дә – 13 июнь көнне бик яхшыга дипломын яклады. Ләкин түземсезлек белән көткән дипломын гына кулына тотарга өлгермәде, хәрби хезмәткә китәр көн җитте.
– Бүленеш буенча, Саратов өлкәсенең Вольск шәһәренә җибәрделәр. Һава десантны гаскәрендә яки хәрби диңгез флотында хезмәт итүне сораган булсам да, коры җир гаскәренә эләктем. Өйрәнүләр вакытында солдатларның физик әзерлегенә бик нык басым ясадылар. Иртәнге алтыда торабыз, аннан соң зарядка, мәйдан буенча кулга автомат тотып сафта йөрү, туристик күнекмәләр, турник һәм борысларда күнегүләр ясау, йөгерү. Бер айга кырга да чыктык. Палаткада яшәдек, өйрәнүләр вакытында танклар арасыннан шуышып йөрдек, окоплар казыдык. Иң истә калганы учакта пешкән бәрәңге белән консервланган ит булды, телне йотарлык иде ул. Буш вакытларда хәрби уставны ятлый идек. Калган ярты елны Вологодск өлкәсенең Федотово поселогында үткәрдем. Биредә Диңгез авиациясенең Төньяк флоты урнашкан иде. Миңа монда коры җир гаскәре рядовоеннан гвардия матросы дәрәҗәсе бирделәр. Шуны ассызыклыйсы килә, армиядә «бабайлык», дәрәҗә буенча өлкәннәр тарафыннан кыерсыту, кимсетү дигән әйбер юк. Хәрби устав буенча һәрбер солдатның тәнен көнгә өч тапкыр тикшерәләр. Билгеле, кешенең төрлесе була, аңлашылмаучанлыклар да булмыйча калмады. Шулай да сүз белән генә аңлашырга, хәл итәргә тырыштык. Арабызда якыннары белән аерылуны авыр кичергән яки башка сәбәпләр нәтиҗәсендә төшенкелеккә бирелгән солдатлар булды. Андыйлар белән атнага ике тапкыр психолог эшли иде. Биредә авырлык белән күзгә-күз берүзеңә генә калырга ирек бирмиләр. Хезмәттәшләремнең: «Сөйгән ярым нишли микән, көтә микән?» – дип өзгәләнгәннәрен күп күрергә туры килде. Болай да психологик яктан авыррак җирдә андый уй-кичерешләр тагын да төшенкелеккә китерә дип уйлыйм. Ашауга килгәндә, бер дә зарланырлык түгел иде. Иртәнге, төшке һәм кичке ашка һәрвакыт ит бирделәр, аның арасында компот, сок та алган чаклар булды. Кемгәдер ипи, ботка җитмичә, ач йөрүчеләр булмады, һәрвакыт тамак туйганчы ашадык. Армиядә хезмәт иткән чакта бераз тазардым да әле. Киткәндә 72 килограмм идем, хәзер 80гә җиттем. Һәр солдатның пластик картасына, билгеле булганча, ай саен 2000 сум акча күчеп бара. Тәмәке тартмагач, минем ул акча җыелып барды. Армиядән кайткач, эшкә урнашканчы бик тә ярап куя ул ел дәвамында җыелган акча. Минемчә, үзен ихтирам иткән һәр егет армия сафларында булып, физик яктан чыныгып, чын ир-егеткә әйләнеп кайтырга тиеш. Артка карасаң, бер ел тиз үткән шикелле, алга карасаң байтак хезмәт иткән кебек. Ничек кенә авыр булса да, барыбер ияләшәсең. Соңыннан иптәшләрдән аерылышасы да килми башлады хәтта. Әни мине 16сында көтә иде. Аны әзрәк хәйләләдем – көтмәгәндә кайтып, сюрприз ясыйсы килде. Поезддан төшү белән, чәчәк бәйләме алып, өйгә юнәлдем. Мин кайтып кергәндә әни чәкчәккә камыр әзерләп маташа иде. Ишек бусагасында мине күргәч, сүзсез калды, нишләгәнен онытып, шул онлы куллары белән кочты мине, – дип сөйләде Эмиль.
Бер ел дәвамында Эмиль белән аралашып тордык. Элемтәгә чыкмыйча, югалып, дусларын да, туган-тумачасын да куркуга салмады. Алай гына да түгел, хезмәт иткәндә төшкән фотосурәтләрен җибәреп торды, видеоэлемтәгә дә чыкты. Эмиль армиядән кайту белән уку йортыннан дипломын барып алды һәм кыска вакыт эчендә үзенә ошаган, төзелеш белән бәйле эш урыны тапты.
Эмиль бүген армиягә китүче егетләрне хәрби хезмәттән курыкмаска чакыра, аның егет кеше өчен бик кирәклеген ассызыклый. 2018 елның чакырылышында армиягә алынганнарга һәм юлга җыенучыларга уңышлар, исән-сау әйләнеп кайтуларын тели.
Фото Эмиль Закиров тарафынна бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев