Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиягә алынучылар хезмәткә әзер

8, 10 һәм 15 ноябрьдә көзге чакырылыш кысаларында хәрби хезмәткә чакырылучыларны беренче тапкыр озату булды. Армиягә алынганнар Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының җыелу пунктыннан хезмәт итәргә җибәреләчәк, дип хәбәр итте Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев.

Искәртеп узабыз, быел көзге чакырылыш башлануны өлешчә мобилизацияләү  булу сәбәпле, 1 октябрьдән 1 ноябрьгә күчерелде. Тик аны традицион срокларда — 31 декабрьгә тәмамларга ниятлиләр. Хәрби хезмәткә алынучыларны демобилизацияләү план буенча узачак.
31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк көзге чакырылыш барышында Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Татарстан Республикасының Тукай районы Хәрби комиссариаты тарафыннан 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге 130дан артык егетне Россия армиясе сафларына җибәрү планлаштырыла. Алар илнең Кораллы көчләренең барлык төрләрендә дә хезмәт итәрләр дип планлаштырыла.
Искәртеп узабыз, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтмәгән затлар, законлы нигезләре булмаган килеш, хәрби билет алмыйлар, алмашка белешмә бирелә. Әлеге гражданнар, законнар нигезендә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткә эшкә керә , махсус органнарда да хезмәт итә алмыйлар.
Хәзерге вакытта хезмәт итү вакытын 2 елга кадәр арттырырга мөмкин дигән сүзләр бар. Бу мәгълүмат җиңел генә кире кагыла, чөнки ул Федераль законга каршы килә (38 статья 1нче өлеш «д»пункты). Шуңа күрә 2022 елның көзге чакырылыш срокларында бернинди үзгәрешләр дә юк һәм элеккечә 12 ай булачак. Үзгәреш Федераль законга төзәтмәләр кертсәләр генә мөмкин, бу хакта әлегә расланган мәгълүмат юк.
Һәр хәрби хезмәткә чакырылучылар, озату алдыннан сезон буенча хәрби кием формасы комплекты, хезмәт үткән чорга акча алу өчен банк картасы, шәхси гигиена чаралары комплекты һәм хәрби частькә кадәр баруга азык-төлек паегы белән тәэмин ителәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев