Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Арби Велидов: «Бәхетле тормыш өчен тавыш бирәбез»

– Бүген без республикабызның, районыбызның киләчәк көне өчен тавыш бирәбез, – ди Кече Шилнәдә яшәүче Арби Валидов. – Күгебез аяз, тормышыбыз тагын да уңайлырак булсын, балаларыбыз бәхетле булып үссен өчен дөрес юлны сайлыйбыз.

Без, татарстанлылар, республиканың чәчәк атуы өчен тырышып эшлибез. Ил, республика җитәкчелеге безгә – гади кешеләргә таяна. Без дә президентларга ышанабыз. ТР Президентын сайлау – һәркайсыбызның гражданлык бурычы, җитди адым.

Мин алты айлык чагымда әти-әнием белән Татарстанга Грозныйдан кайтканмын. Шушы җирдә үстем, укыдым, Казан мәдәният институтын тәмамладым. Унбиш елга якын мәдәният өлкәсендә эшлим. Мин хезмәтемнән ямь табып яшим, тормышымнан канәгать һәм тагын да яхшыга өмет итәм. Һәр кешенең яхшы яшәргә хакы бар бит. Әлбәттә, моның өчен ил, республика, район җитәкчеләре генә түгел, һәркайсыбызның тырышлыгы таләп ителә.  Бүген дөрес юлны сайлыйбыз икән, тагын да матуррак яшәрбез. Без күп милләтле, ирекле илдә бәхетле тормыш өчен тавыш бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев