Арадашчыларсыз – отышлырак
Күптән түгел Тукай районында «Авыл җирендә эшмәкәрлекне үстерү» турында сөйләшү барышында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы шәһәре урамнарында сөт сатучылар турында сүз кузгатты. Әлеге сөт цистерналарының килү вакыты алдан билгеле, шәһәр халкы аларны көтеп ала. Яңа савылган сөтне, нигездә, Тукай районы җитештерүчеләре китерә. Фәрит Мөхәммәтшин мондый сөт сату урыннарын арттырырга тәкъдим итте.
«Касакин» крестьян-фермер хуҗалыгы һәр көнне шәһәргә 200 литр тулы сыйфатлы сөт (цельное молоко) алып килә. Кыш айларында тагын да күбрәк. Шулай ук әзер сөт продуктлары да бар: каймак, эремчек, корт, сөт өсте, атланмай һәм «Адыгейский» сыры.
Фермерның өч сату ноктасы бар. Хуҗалыкның «Газель» машинасын әлеге нокталарда иртәнге 8дән көндезге 2гә кадәр күрергә була.
Әйтик, ЗЯБ бистәсендә сату урыны Сарман тракты башында урнашкан. Биредә яшәүчеләр билгеләнгән сәгатькә ашыга һәм көн буена яңа продукция запасы ала.
Шушы бистәдән Зөһрә Нәбиева 1,5әр литрлы өч шешә сөт алды. Ишле гаиләдә экологик яктан чиста сөтне күз ачып йомганчы эчеп бетерәләр икән. «Көн дә бирегә иртәнге сәгать белән киләм. Башка җирдән алган юк. Сөте чиста, тәмле. Башка танышларым да шул ук фикердә», – ди ул.
ГЭС бистәсеннән үк сату ноктасына килүчеләрнең тагын берсе – Александр Пятибратов. Ул да – даими сатып алучы: «Сөт продукциясенең бәясе һәм сыйфаты бер-берсенә тәңгәл килә. Сөте бик яхшы, хәтта аны салгач, чәйне шикәрсез дә эчеп була», – ди ул. Александр шулай ук берничә шешә сөт һәм каймак алды.
Яшь әни Зарина Нигъмәтуллина да продукциянең уңай сыйфатларын ассызыклый: «Улыма 1,5 яшь. Төп тукланудан тыш, сөт тә эчә. Биредән алган сөт яшь бала өчен иң кулае булып чыкты», – ди ул.
Бирегә килүчеләр сатучы Руслан Гаркаловның хезмәт күрсәтүен уңай билгели. Шәһәр халкы беравыздан: «Руслан шундый итагатьле, безне таный, кәефне сораша, продуктларны кат-кат чутларга, яхшылап төреп бирергә иренми», – диләр алар. Руслан Гаркалов биредә 2009 елдан бирле эшли. «Үз эшемне, даими клиентларны да бик яратам», – ди ул.
Сатып алучылар үзләре раслаганча, монда кешеләр һәрвакыт күп. Иртәннән үк килмәсәң, сөт җитмәскә дә мөмкин, ди сатып алучылар.
Продукциянең хаклары да кызыктыргыч – тулы сыйфатлы сөтнең (цельное молоко) 1 литры – 35 сум, 300 граммлы эремчек – 50 сум, 1 килограмм «Адыгейский» сырының бәясе – 350 сум, 250 граммлы корт – 115 сумнан, каймак – 55 сум.
Сөтне суытып саталар, суыткыч машина эчендә. Шунысын да әйтергә кирәк, сөт һәм сөттән эшләнгән продукция сыйфат буенча ай саен тикшерү уза һәм сертификацияләнә.
Виталий Касакин фикеренчә, авыл хуҗалыгы продукциясен арадашчылардан башка сату – иң отышлысы.
Бүген хуҗалыкта 145 баш савым сыер бар. Бер тәүлек эчендә 2,3 тонна сөт савыла. Сөтнең бер өлеше шәһәрдә сатыла, бер өлеше Чаллы шәһәрендә урнашкан цехта эшкәртелә. Хуҗалык шулай ук «Чаллы икмәге», «Челны-Мясо», «Эссен», «Пятерочка» кебек эре сату челтәрләре белән дә хезмәттәшлек итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев