Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апрель- шигърият ае

Яз - яңарыш , җиһанның яңадан уяну вакыты. Җир йөзендәге һәр тереклек яшәрә, матурлана. Кояш нурларының рәхәт иркәләве, кошлар сайравы,гөрләвекләр җыры кеше күңеленә илаһи көч, дәрт өсти.Иҗат итәр өчен мөмкинлекләр туа.  Балаларыбыз үзләренең туган телләрен белеп үссеннәр, онытмасыннар өчен  мәдәният йортлары, китапханәләрдә, балалар бакчасы, мәктәпләрдә төрле чаралар уздырыла.

Игълан ителгән Тукай айлыгында иҗатка тартылучылар тагын  да арта.Шушы көннәрдә авыл китапханәсе, мәдәният йортлары, урта мәктәп коллективы белән сөйләшеп,  шагыйрә Лилия Фаис кызы Гыйбадуллинаны очрашуга чакырдык.”Бэлла” халыкара әдәби премиясе (2015), Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия (2021) лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2009) Лилиянең безгә сөйләр сүзләре күп иде.Шагыйрә  ничек итеп беренче шигырь язуларын, иҗат   итү өчен нәрсәләр белергә кирәклеген  һәркемгә аңлаешлы итеп сөйләде. Укучыларыбыз аның  шигырьләрен , кызыклы хикәяләрен укыдылар.Үзенең кечкенә уллары Ильяс белән Закирны исендә тотып язган  әсәрләрен , балалар аеруча яратып кабул иттеләр. “Кайту” китабыннан әсәрләре яңгырады.Кичәне матур итеп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Мирзаһит кызы Низамова алып барды.Шушы көннән  иҗат конкурсына башлангыч  игълан ителде. Җиңүчеләрне бөек шагыйребезгә багышланган кичәдә билгеләп үтәргә сүз куештык.
 Оркыя Арсланова,
Түбән Суык-Су авыл китапханәсе мөдире.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев