Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апрель кояшында кызынып калыгыз!

Гидрометүзәктә майда кояшның "хәвефле" булачагы турында кисәтәләр.

Ведомствоның фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд русиялеләргә апрель кояшында күбрәк йөрергә киңәш итә, чөнки ул хәвефсез, файдалы һәм яхшы “загар” бүләк итә.


Ультрашәмәхә нурланышы индексы якынча май аенда, Русиянең көньягында исә апрель урталарында һәм ахырында хәвефле күрсәткечләргә ирешә башлаячак. Гидрометеоүзәк шул мизгелдән русиялеләрне "хәвефле кояш" турында кисәтә башлый, дип хәбәр итә ведомствоның фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.


"Иң куркыныч ультрашәмәхә кояш күктә югары булганда барлыкка килә. Әле күптән түгел генә язгы көн белән төн тигезләште, әлегә кояш та югары күтәрелми”, — ди белгеч.
"Әлеге вакытта кояш файдалы. Анда ультрашәмәхә аз, апрельдә кояшта кызыну, июньнән аермалы буларак, бик файдалы", — дип билгели метеоролог.


Ультрашәмәхә нурланыш дәрәҗәсе шкала буенча 1дән 11гә кадәр бәяләнә. 1дән 2гә кадәр күрсәткеч нурланышның түбән дәрәҗәсенә туры килә, 3тән 5кә кадәр — уртача, 6дан 7гә кадәр — югары, 8дән 10га кадәр — бик югары, ә 11дән экстремаль югары санала. Шул ук вакытта индексның 3тән 7гә кадәр билгеләре булганда, төшке сәгатьләрдә күләгәдә булырга, озын җиңле кием һәм эшләпә кияргә, шулай ук кояштан саклаучы крем сөртергә киңәш ителә. 8дән югарырак булганда, көндезге сәгатьләрне бина эчендә үткәрү яхшырак.
 

Фото: stihi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев