Якты юл
  • Рус Тат
  •  Аның күңелендә кояш нурлары

    Кояштан ничек җылылык, якты нур бөркелә, аның белән сөйләшкннән соң күңелдә бер рәхәтлек кала. Аны әллә кайчаннан бирле аралашкан якын кешедәй кабул итәсең. Бәлки хикмәт шундадыр, әнисе Наҗия апа аны урак урганда иген басуында тудыра һәм өйләренә алъякычына төреп алып кайта. Җиде баланың дһртенчесе булып дөньяга илә ул. Шулай итеп бер ул һәм алты кыз бер-берсенә терәк-сердәш булып үсәләр. Сүзем Боерган авылында яшәүче хезмәт ветераны Гөлфия апа Мәхмүтова турында.

    Әтисе Кыям абый сугыштан  аягын өздереп кайта. Үз куллары белән агачтан юынып тезеннән кия торган аяк ясап, мамыктан кечкенә мендәр көйләп, каеш белән ныгытып куя да эшкә чыга. Мин сугыш инвалиды дип өендә дә утыра алган булыр иде. Андый заттан булмый ул. Колхозда атлар карый башлый. Сәламәт колхозчылар белән бер рәттән, көнне төнгә ялгап, сугыш елларында тәмам бөлгенлеккә төшкән колхозны аякка бастырыша. ”Йөздән артык ат иде, әни дә булыша. Әти авырып киткәндә без, балалар, иртәнге икедән торып ат абзарын чистартырга, аларга ашарга салырга бара идек”,- дип искә ала Гөлфия апа.—Укырга бик ярата идем. Мәктәп тормышы бик күңелле дә бит, ишле гаиләдә үскәч, дәресләр карарга вакыт җитми. Ярышларда йөгерү буенча бер кайчан да беренчелекне бирмәдем. ”Кыям чабышкысы”дип йөртәләр иде. Чөнки эти дә атларны чабышка әзерли иде һәм якын тирәдәге авыллар Сабан туенда аның чабышкылары гел беренче килде”.
       Әти-әниләре җиде баланы да кешелекле, хезмәт сөючән итеп үстерәләр. Оясында ни күрсә очканында шул булыр, диләр. Кыям абый белән Наҗия апа колхозда җиң сызганып, үз йортларына эшләгәндәй көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Гөлфия апа да бишенче сыйныфны тәмамлауга чөгендер кәгәргә, ындыр табагында эшләргә керешә. ”Урак өстендә өч ел рәттән иптәш кызым Розалия белән Фаил абый Шамилов машинасында грузчик булып йөрдек. Көненә басудан алып кайтып 27 машинадан яңа иген ашлыгын бушаткан чаклар булды.”—дип сөйли ул бераз горурланып, хуҗалыкны ныгытуга  үсмер чагыннан ук үзенең көче керүенә сөенеп. 
        - Сигезенче сыйныфны тәмамлагач бик тә медицина училищсына керергә ниятем бар иде. Колхозны үз хуҗалыкларыдай күргән  әти-әни: эшләгән кешегә авылда эш җиәрлек, дип җибәрмәделәр. Шулай итеп, мин колхоз бозауларын карарга керештем. Бу минем озын хезмәт юлымның башлануы иде. Бөтен эш кулдан башкарылган заман. Бозауларга басудан- салам, буадан - кисмәк белән су, амбардан онны ат белән үзебез ташыйбыз.
        Бер эштән дә куркып тормый Гөлфия. Чөнки хезмәт сөйгән, колхозны үз иткән әти-әнисенең тәрбиясе шундый- авырлыкларны үзең җиңергә тиеш дип үстерәләр алар балаларын.
        Гөлфия апа почтальон җиңгәсе Сабира декрет ялына киткәч, аның урынында эшли башлый. Күзкәй почтасыннан авылга хәтле 9 километр араны күпмеләр тапкыр җәяү урагандыр ул. Эле бит ул чакларда халык газета-журналларны күпләп алдыра. ”Кай чакларда әтидән ат сорап тора идем, ике сәгатькә бирә. Анда да атны куа  күрмә дип кисәтә иде”- ди Гөлфия апа.
        Үсмер чак тиз уза шул. Гөлфия кояш кебек якты йөзле, матур буй-сынлы кыз булып җитә. Билгеле инде, кызга күз атып йөрүче егетләр дә була. Ә ул гаярь егет Фоатны сайлый, һәм Чебенле авылына килен булып төшә. Гөлфия апа өчен яңа тормыш башлана. Эштә чыныккан кыз, әлбәттә, җиң сызганып яши башлый. Беренче кызлары Гүзәлия, аннары икенчесе, өченче бала... Биш балага тормыш бүләк итәлар Фоат абый белән Гөлфия апа. Сүз уңаенда шуны да әйтәсем килә, барлык балаларының да кендек әбиләре ул елларда Минзәлә район больницасында акушер-табип булып эшләгән  Асия апа Халимова була. Шунысына хәйран калам мин: Гөлфия апаның балалары инде күптән үзләре әти-әниләр, ә менә рәхмәтле Ана Казанда яшәүче  “кендек әбисенә” бүгенге көнгә кадәр бәйрәмнәр, туган көне белән котлаулар җибәрә. Менә шундый зат инде ул Гөлфия апа.
        Чебенле авылы су астында калачак дигәч, авыл Боерганга күчә. Шул вакыттан Гөлфия апа терлекчелектә эшли башлый. Сыер сава, лаборант та була. Кайда гына эшләсә дә ихлас күңелен биреп, тырышлыгын куеп хезмәт итә. Күп санлы Мактау Хатлары бу хакта ачык сөйли. Ире Фоат абый да лаеклы ялга чыкканчы машина рулен кулыннан  ычкындырмый.  
        Ата-ана өчен иң мөһиме- балаларның тормышта үз урыннарын табып, тел-теш тидермичә эшләүләре, гаиләдә бәхетле булулары. Сөенечлесе- Мәхмүтовларның барлык балалары да үз һөнәрләрен табып, гаилә корып матур яшиләр, балалар үстерәләр. Дөнья булгач, күгеңне болыт каплаган чаклар да була шул. Олы кызларының улы укырга керәсе елда суга батып үлә. Бу кара кайгыны басар өчен кызлары  тагын бәби алып кайта. Бу хәсрәттән соң 14 ел узгач, кияүләре вафат була. Ишле, тату гаилә бу кайгыларны бергәләп кичерәләр. ..
        Ә, ни генә булмасын, тормыш дәвам итә. Яраларны юка гына булса да элпә каплый. Авыл җире бит, төп йортта яшәп ятучы ата- ана  эш белән юаналар. Мал-туар асрап, һаман булдырырга тырышып яшиләр. Кызганыч, Гөлфия апаның аяклары авырта- авыр хезмәт еллары үзен сиздерәме, ләкин ул бирешми. Үзе әйтмешли, дөньяга чыгып, кешеләр белән аралашып яшисе килә, бу хәлендә дә боегып утырмый ул.  Шат күңелле, һәр бәйрәмдә ,туган көннәрдә телефоннан барлык танышларын, дус-ишләрен котлый, оныкларын сагынып көтеп ала. Матур итеп бизәкләп башмаклар бәйли һәм төрле бәйрәмнәрдә дуслары, якыннарына бүләк итә. Юмарт ул, шат күңелле, күрше хакын хаклап яши белүе бәлән дә аерылып тора. Кайчакларда күңел кырылып, күгеңне болыт каплаганда телефоннан хәбәрләшәсең дә, ярый әле үрнәк алырлык, кыенлыкларга баш бирмәс, ни генә килеп тумасын, яшим дип яши белүче, үрнәк алырлык шундый кешеләр бар дип сөенәсең. 
    Тәнзилә Шәйхнурова, Күзкәй авылы
    / Автор фотолары

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: