Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниләргә күркәм бүләк ясадылар

Районыбызның Яңа поселогы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм булды.

Новотроицк мәдәният йортыннан «Сәйлән» һәм Комсомолец бистәсеннән «Сандугач» иҗат коллективлары чыгышларынан һәм район мәдәният йорты режиссеры Венера Кашапова әзерләгән яңа туган сабый бишеге янында дулкынландыргыч күренештән соң, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев сәхнәгә күтәрелде. Ул авыл җирлекләреннән килгән әниләрне бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, шатлыклы көннәр теләде.
- Оҗмах әниләребезнең аяклары астында. Сез тәрбияләгән балалар үз Ватаннарының патриотлары булсын, алар картлык көннәрендә  таянычыгыз һәм ярдәмегез булсын, - дип чын күңелдән теләкләрен җиткерде җитәкче. Ул хөрмәтле әниләргә якташлары, мөслимлеләр алып килгән гадәти булмаган бүләк турында да хәбәр итте. Мөслим халык театры "Зәңгәр шәл” музыкаль драмасын күрсәтте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзешәчән артистлар-гади авыл кешеләре (укытучылар, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре), алар профессиональ дәрәҗәдә уйнаулары белән шаккаттырдылар.  Мөслим театры “Идел-йорт – 2022” төбәкара театр коллективлары конкурсында  җиңгән иҗади коллектив.
Актерлык осталыгының югары дәрәҗәсе, катлаулы музыкаль композицияләрнең тере башкарылуы, бай декорацияләр, матур костюмнар беркемне дә битараф калдырмагандыр. Спектакль әниләр өчен чын бүләк булды. Алар арасында-мобилизацияле әниләр, күп балалы, тәрбиягә бала алган ата-аналар.
Тамашадан соң кунак, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, сәхнәгә күтәрелеп, әниләрнең төп бәйрәменә чакырган өчен рәхмәт белдерде, ике муниципалитетның киләчәктә дә хезмәттәшлек итәчәгенә ышандырды. Районыбыз башлыгы Фаил Камаев спектакльне куюда катнашы булган һәркемгә (сәхнәдә артистларны гына без өч дистә санадык, ә бит сәхнә артында ут, музыка, декорация өчен җавап бирүчеләр дә бар иде) рәхмәт белдерде, Синара Яббарованың оста режиссерлык эшен билгеләп үтте, чәчәкләр һәм татлы бүләк тапшырды.
Зал биш минут басып алкышлап торды. Ләкин бу бәйрәм әле тәмамланмаган иде. Яңа поселогыннан ветеран педагог-Разия Хәйруллинаны сәхнәгә чакырып Мөслим районы башлыгы  аңа  чәчәк бәйләме һәм “Мөслим күчтәнәче” торты бүләк итте. Разия Гайнетдинова Альберт Хуҗинның беренче укытучысы булган икән. Җавап сүзендә ветеран булачак җитәкченең мәктәп еллары турында сөйләде, җитәкченең формалашуында зур роль уйнаган төп үзенчәлекләрен билгеләп үтте.
Бәйрәм чарасы ахырында “Гигант” хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов Мөслим кунакларын бәйрәм табына чакырды.
Ә безнең район башлыгы Фаил Камаев үзенең театр тамашасы белән киләчәктә Мөслим районы тамашачыларын сөендерәчәгенә ышандырды.

Рөстәм Зәкиев фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев