Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниләр көненә багышланган кичә булды

Кенәз авыл мәдәният йортында «Россия аналары, сезнең алда баш иябез!» дип исемләнгән Әниләр көненә багышланган чара үтте.

Катнашучыларның күбесе - әниләр, әбиләр иде. Бу көнне аларга бик күп игелекле рәхмәт сүзләре яңгырады. Кадерле әниләрне котларга «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Кенәз мәктәбе укучылары, шулай ук  авыл мәдәният йортының иҗат коллективлары килгән иде. Әниләр исеменә котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов, Кенәз авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова чыгыш ясады.


Тамашачылар «Умырзая» хореография ансамбле (җитәкчесе Александр Тартаринова), «Акварели» вокаль ансамбле (җитәкчесе Наталья Гарасева), «Русский звон» фольклор коллективы (җитәкчесе Тамара Тузеева) чыгышларын аеруча җылы каршы алдылар.

/Тамара Тузеева фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев