Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталын куллану кагыйдәләре үзгәрде

Русиядә ана капиталы акчасын куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының тиешле боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Әгәр хатын-кыз элек ана капиталын пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлткән булса, ул дәүләтнеке булмаган пенсия фондларыннан акчаны кире алырга һәм башка юнәлешләр буенча файдаланырга мөмкин.

 

Яңа кагыйдәләр нигезендә, Пенсия фонды исәбенә акча кайтканнан соң ярты ел эчендә алар белән ничек эш итәргә, гариза язарга кирәк. Алты ай узгач, янә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә һәм акчалар пенсиянең тупланма өлешенә киткәнче вакытны озайтуны сорарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда ана капиталы күләме беренче балага 483 882 сум тәшкил итә, икенче бала туганда ул 155 550 сумга арта. Ике балага бүленгән акчаның гомум күләме - 639 432 сум.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев